Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки егете Илназ Гыйләҗев: Ана телен саклап калу - яшьләрнең бурычы

Сезне туган тел язмышы борчыймы? Ана телен беләсезме? Балаларыгыз, оныкларыгыз туган телдә сөйләшәме? Газета укучыларыбызга әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

 

Ольга Родионова, сатучы, Борискино авылы:
–Ата-бабаларыбыз безгә туган телебезне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне мирас, әманәт  итеп тапшырган. Безнең чуаш теле матур, бай тел. Ул җырлап тора, күңелгә ятышлы. Үз телебездә рәхәтләнеп сөйләшәбез. Билгеле, рус телен дә беләбез, киң кулланабыз. Татарчаны да аңлыйбыз, безнең телләребез охшаш бит. Ике олы балабыз туган телне бик әйбәт белеп үсте. Гаиләдә чуашча аралашсак та, төпчегебез менә күбрәк русча сөйләшә. Дуслары, яшьтәшләре белән дә рус телендә аралашалар. Телевизор, телефон, гаджетлар йогынтысыдырмы, соңгы вакытта балалар арасында шундый хәл күзәтелә. Кибеткә килгәч тә мин чуашча әйтәм, ә алар русча җавап бирәләр.  Сүз дә юк, рус телен әйбәт белү бик кирәк. Әмма бит туган телне дә онытырга ярамый. Туган телебез язмышы мине бик борчый. Без, әти-әниләр, балаларыбызда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү өчен барын да эшләргә тиешбез, дип саныйм.

Илназ Гыйләҗев, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең чыгарылыш укучысы:
–Мин – татар егете. Әби-бабаларым, әти-әнием татарлар. Шулай булгач, ничек инде туган телем – татар телен белмим ди. Бу бит  ике икең дүрт булган кебек үк аңлаешлы, элементар әйбер. Минемчә, бөтен кеше ана телен белергә тиеш. Чөнки ул милләтебезнең, милли әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең нигезе. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез. Дусларым, сабакташларым белән дә туган телдә аралашабыз, алар барысы да татарчаны әйбәт белә. Гимназиядә татар телендә күп чаралар үткәрдек, җырлар өйрәндек, сәхнәләштерелгән күренешләр куйдык. 
Рус телен дә яратабыз, аны камил белергә тырышабыз. Ул бит республикада икенче дәүләт теле, милләтара аралашу теле. Инглиз телен дә өйрәнәбез, күп телләр белү һәркемгә файдага гына бит. Ә инде татар теле – ана телебез. Аны саклап калу, югалырга, онытылырга юл куймау, киләчәк буыннарга исән-имин илтеп җиткерү – безнең, яшьләрнең бурычы.

Зөбәйдә Низамиева, балалар бакчасы тәрбиячесе, Әхмәт авылы:
–Туган телебез язмышы өчен йөрәгем бик әрни. Ни балалары, ни оныклары татарча белмәгән милләттәшләребезне аңлый да, аклый да алмыйм. Ә бит ул-кызлары, оныклары белән вата-җимерә булса да русча сөйләшүче дәү әниләр дә  күп. Соңгы елларда балалар бакчасында да сабыйлар еш кына үзара русча сөйләшәләр. Болай дәвам итсә, телебезнең киләчәге нинди булыр? Хәер, бу безнең үзебездән – һәркайсыбыздан тора.Туган телне белү-белмәү гаиләдән килә, дип исәплим. Мин үзем балаларыма гел әйтә киләм: оныклар белән үз телебездә сөйләшегез, русча белми калалар дип курыкмагыз, бала бик тиз өйрәнә ул, дим. Шөкер, өч тулып килүче Самирыбызның да, ике яшьлек Алиябезнең телләре татарча ачылды. Иң беренче сүзләрне туган телдә әйтеп, инде  җөмләләр төзеп сөйләшергә өйрәнеп киләләр.
Кайберәүләр, балалар бит бакчада, мәктәптә русча  өйрәнә, өйдә татарча сөйләшүдән файда юк, дип акланырга тырышалар. Андыйларга мин артистлар Фәрит Таишев белән Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсен үрнәк итеп китерәм. Алар икесе дә шәһәрдә туып үскән, русча бик әйбәт сөйләшәләр, диләр. Ә татар телен ничек камил беләләр. Балаларының саф татарча матур итеп сөйләшүләренә бөтен кеше соклана. Бу гаиләдәге туган телгә мөнәсәбәт барыбызга да менә дигән үрнәк.  Теләгең булса, балага туган телне сеңдереп була икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев