“Әлки хәбәрләре” редакциясе җыелышында нәрсә турында сөйләштеләр?
"Татмедиа" җәмгыяте филиалы - "Әлки хәбәрләре" редакциясе хезмәткәрләренең отчет җыелышы булып үтте. Җыелышта район башкарма комитетының эшләре идарәчесе Эльвира Нуруллина катнашты. Баш редактор - филиал директоры Азат Низамиев редакциядә соңгы вакытта гына булган яңалыклар - ин-дизайн программасы буенча эшли башлау, югары тизлекле интернетка ялгану кебек үзгәрешләрне билгеләп үтте. "Татмедиа- җәмгыятендә...
"Татмедиа" җәмгыяте филиалы - "Әлки хәбәрләре" редакциясе хезмәткәрләренең отчет җыелышы булып үтте.
Җыелышта район башкарма комитетының эшләре идарәчесе Эльвира Нуруллина катнашты. Баш редактор - филиал директоры Азат Низамиев редакциядә соңгы вакытта гына булган яңалыклар - ин-дизайн программасы буенча эшли башлау, югары тизлекле интернетка ялгану кебек үзгәрешләрне билгеләп үтте. "Татмедиа- җәмгыятендә узган баланс комиссиясе утырышында да редакция эшчәнлеге югары бәяләнде. Редакция бинасына соңгы берничә елда зур ремонт ясалу, аның тирә-ягын гөлбакчага әйләндерү дә коллективның абруен күтәрә.
Җыелышта сентябрьдә булачак РФ Дәүләт Думасына сайлаулар турында да фикер алыштылар.

.jpg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев