"Әлки хәбәрләре" газетасын көтеп алабыз
Быелның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылуның соңгы ае бара.
Ә сез “Әлки хәбәрләре”нә язылдыгызмы әле? Газетада сезне нәрсә җәлеп итә? Нинди темаларның тулырак яктыртылуын теләр идегез?
Сәвия Нуруллина, пенсионер, Базарлы Матак:
–Район газетасын бала вакыттан бирле укыйм инде. Шуңа күрә аны гомерлек юлдашым дип әйтә алам. Әти-әнием “Коммунизм юлы”на һәрвакыт язылдылар. Элек күбрәк терлекчелек тармагында эшләүчеләр – сыер савучылар, бозау караучылар турында язалар иде. Ирем дә, үзем дә районда булган вакыйгаларны кызыксынып, яратып укыйбыз. Әле менә районыбызда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов булып киткән. Бу бит район өчен зур дәрәҗә. Әлеге яңалыкны да газетадан укып белдек. Андагы котлауларны, белдерүләрне, шигырьләрне дә яратып, кызыксынып укыйбыз. Район газетасына киләсе яртыеллык өчен язылдык инде, алдагы елларда да язылырбыз дип торам. Газета һәрчак шулай кызыклы чыксын, безнең аерылгысыз дустыбыз булып калсын.
Татьяна Муллина, Иске Хурада авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре:
–Район газетасы иң кирәкле мәгълүмат чараларының берсе бит. Аңа язылмыйча булмый. Сез бит район тормышын яктыртып, авыллардагы яңалык-хәбәрләрне без укучыларыгызга җиткереп торасыз. Безнең гаилә “Әлки хәбәрләре”нә һәрчак языла. Мин үзем газетаны дүртенче битеннән укый башлыйм. Андагы белдерүләр, котлаулар белән танышам. Аннан соң район хәбәрләрен укып беләм. 83 яшьлек каенанам да газетаны түземсезлек белән көтеп ала. Башыннан ахырынача, бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыга. Мин эштән кайткач, газетадагы бөтен яңалыкны миңа түкми-чәчми сөйләп бирә. Матбугатка язылу кампаниясе башлануга газетага язылып куйдым. Халык белән эшләгәч, аларның да теләген җиткерәсем килә. Чуаш авыллары тормышы, аларның эшчән, уңган-булган уллары, кызлары хакында күбрәк язмалар күрәсе килә газета битләрендә.
Марат Хөснетдинов, ДОСААФ Әлки җирле оешмасы җитәкчесе:
–“Әлки хәбәрләре” газетасын бик күптәннән алдырабыз, гаиләбез белән яратып укыйбыз. Эшкә дә яздырып алам, бер санын да калдырмый укып барам. Мине районда булган вакыйгалар, бездә туып-үскән күренекле шәхесләр, авылларыбыз тормышы турында мәкаләләр кызыксындыра. Спорт темасына кагылышлы хәбәрләрне дә яратып, бирелеп укыйм. Газетада басылган һәр мәгълүмат, реклама, котлауларны да халыкка кирәк дип саныйм. Шуңадыр да район газетасы безнең гаилә өчен аерылгысыз дус, дип әйтә алам. Газета бай эчтәлекле, дизайны, версткасы матур. Һәр мәкалә фоторәсем белән чыкса, газетаның йөзе тагын да күркәмрәк булыр иде. Сезгә иҗади уңышлар телим. Каләмегез үткен булсын.
Гөлсинә Гәрәева, С.Лисенков исемендәге музей хезмәткәре:
–Район газетасын 1988 елдан бирле алдырабыз. Газетадан бер дә аерылганым юк, аны кулдан-кулга йөртеп укыйбыз. Ирем авыл хуҗалыгына кагылышлы язмаларны ярата, ә үзем район тарихы турындагы мәгълүматларны кызыксынып укыйм. Газетаны хезмәт урыныбызда да алдырабыз. Балалар шәһәрдән ялга кайткач та тизрәк район газетасын кулларына алалар. Әле үзем санаторийда ял итәм. Мин кайтканчы бер кочак “Әлки хәбәрләре” җыелган була. Бөтен район яңалыкларын шуннан укып танышырмын дип торам. Газетага киләсе яртыеллыкка язылып куйдык инде. Теләгем шул, газетада алга таба гаилә, әхлак темалары киңрәк яктыртылса иде.
Гөлсинә Шәйхетдинова сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев