Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” редакциясе әбүнәчеләренә бүләк таратты

Алдан вәгъдә ителгәнчә, редакциядә быелның икенче яртыеллыгына район газетасына язылган әбүнәчеләребез арасында бүләкләр уйнатылды.

“Газетага языл һәм бензинлы чапкыч-триммер, бакча кораллары от” акциясенә кушылып, “Әлки хәбәрләре”нә  алты айга язылу квитанциясе күчермәсен редакциягә юллаган әбүнәчеләребезнең барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез.
Квитанция күчермәләре 5 июльгә кадәр кабул ителде. Редакциягә 191 әбүнәче язылу квитанцияләрен юллады.
Бүләкләр уйнату 9 июльдә үткәрелде. Акциядә катнашучыларның тулы исемлеге төзелеп, һәрберсенә үз тәртип саны бирелде. Әлеге номерлар язылган билетлар махсус тартмага салынды. Призлар уйнатуга редакциягә актив укучыларыбызның берсен – район үзәк китапханәсенең комплектлау һәм эшкәртү бүлеге редакторы  Оксана Самарцеваны чакырдык. Номерларны тартмадан ул алып торды.
Һәм менә отыш ияләре дә билгеле булды.
Төп бүләгебез – бензинлы чапкыч-триммерны Татар Шәпкәсе авылыннан Валентина Шевяхова отты. 
Бакча арбасы Базарлы Матакта яшәүче Камил Шамиловка чыкты. Җыела-сузыла торган су шлангысы Базарлы Матактан Хәдичә Хәнәфиевага туры килде. Тагын бер бакча коралы – көрәк Бибай Чаллысыннан Халит Мортазинныкы хәзер. Ике тырманың берсен Базарлы Матактан Ландыш Севрикеева, икенчесен район үзәгендә яшәүче Илнар Хәмәтҗанов оттылар.
Бүләк откан әбүнәчеләребезне  котлыйбыз. 
Әбүнәчеләребез өчен бүләкләр алуда матди ярдәм күрсәткән эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка  рәхмәтебезне җиткерәбез.

Төп призны – бензинлы үлән чапкыч откан Валентина Шевяхова редакциягә ире Иван белән бергә килделәр. Валентина Ивановна тумышы белән Иске Тахталыныкы икән, Татар Шәпкәсенә кияүгә чыккан. Авылның башлангыч мәктәбендә укыта, педагоглык стажы 37 елга тулган. Иван Шевяхов исә Карга терлекчелек комплексында эшли.
–Район газетасын әти-әниләр дә яздыралар иде. Йорт эшләрен тәмамлагач аларның тәмләп газета укыганнары һаман истә. Үзебез дә “Әлки хәбәрләре”н өебезгә алмый калганыбыз юк. Почта килгәч, иң беренче район газетасын кулга алабыз. Ирем белән чиратлашып башыннан азагынача укып чыгабыз,–дип сөйли Валентина Ивановна.
–Мин төрле бәйгеләрдә катнашырга бик яратам. “Әлки хәбәрләре” игълан иткән акцияләрдә дә ел саен катнашып киләм. Моңарчы әбүнәчеләр өчен бүләкләрне отканым булмаса да, үземә бәхет елмаясына өметләнә идем. Алай да, редакция хезмәткәре төп призның миңа чыкканын әйтеп шылтыраткач, башта ышанмыйчарак тордым әле, –дип уртаклашты ул.
Шевяховлар – уңган гаилә, терлек-туар, кош-корт асрап яшиләр. Бензинлы чапкыч-триммер отуга бик сөенгәннәр. 
–Теләсә кайсы авыл гаиләсе өчен бик кирәкле эш коралы бу,–ди Иван  Михайлович. –Без бу бүләк өчен редакциягә бик рәхмәтле. Ә газетага алга таба да һичшиксез язылачакбыз. Районда булып торган барлык вакыйгаларны шуннан укып беләбез бит. 

Базарлы Матакта яшәүче Хәдичә Хәнәфиева узган ел да акциядә катнашып, чәй сервизы откан иде. Быел газетага язылу квитанциясе күчермәсен редакциягә китергәч: “Кем белә, бәлки бу юлы да  берәр әйбер отармын әле”,–дип көлә-көлә әйтеп куйган иде. Сүзләре рас килде, призлар уйнатканда аның исеменә җыела-сузыла торган су шлангысы чыкты.
Хәдичә ханым гомер буе бухгалтер булып эшләде. Ул 25 ел көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы район хакимиятендә белгечлеге буенча хезмәт куйды. Аны белүчеләргә яхшы мәгълүм: шат күңелле, һәркемгә ачык йөзле, хәерхаһлы ул Хәдичә Гата кызы. “Күңелем чиста минем. Кешегә яхшы булса, уңышка ирешсә,чын күңелемнән куанам. Соңгы әйберемне дә һич икеләнми бүтәннәр белән бүлешәм”,–ди үзе дә. 
Озак еллар юл хуҗалыгында эшләгән ире Рәшит белән алар дүрт бала үстерделәр. Ул-кызлары игелекле, уңганнар, әти-әниләрен гел сөендереп торалар икән. 
Хәдичә Хәнәфиеваның тормыш фәлсәфәсе күпләргә үрнәк булырлык.
–Зарланганны-уфтанганны яратмыйм мин. Күп нәрсә үзеңнән тора. Беркемгә берни китереп бирмиләр. Тырышырга, эшләргә кирәк. Мин үзем бер эштән дә курыкмыйм. Һәр көнгә сөенеп яшим,–ди ул мөлаем елмаеп. 
Бәлки үзе шундый булгангадыр, тормышта да уңыш килеп тора икән. Лотереяга да берничә тапкыр отыш чыккан.
–Бер елны ирем туган көнемә бүләк иткән лотерея билетына  телевизор откан идем,–дип сөйли әңгәмәдәшебез.
Яңа Чаллыда зур гаиләдә үскәндә өйләренә күп газета-журналлар килеп торган аларның. Бу күркәм гадәтне үзләре гаилә коргач та ташламаганнар.
–Рәшит белән 1980 елда өйләнештек. Шуннан бирле бер генә айга да “Әлки хәбәрләре”ннән аерылганыбыз юк. Ишле гаиләдә акча белән кыенрак булган чакларда да газетага язылырга мөмкинлек таба идем. Газетаның яңа саны килгәч, иң беренче ирем алып укый, аннан соң мин хәрефен дә калдырмыйча танышып чыгам. Район басмасындагы һәр язма безнең өчен кызыклы, берсен дә читтә калдырмыйбыз. Мин үзем файдалы киңәшләрне укырга бигрәк тә яратам. Рекламаны, җир кишәрлеге алу турындагы игъланнарны да укыйбыз. Алар һәрберсе үзенә күрә яңалык бит. Яңалыкны-хәбәрне урамнан җыеп йөрмәскә, газетадан укырга кирәк,– дип фикерен йомгаклый Хәдичә ханым.

Илнар Хәмәтҗанов гаиләсе белән район үзәгендә яши, хәрби комиссариатта эшли. “Бүләкнең кайсы да кадерле”, дип, ул бакча тырмасын рәхмәтләр әйтеп кабул итеп алды. 
–“Әлки хәбәрләре”ндә район сулышы, авыллар тормышы турындагы язмаларны бик кызыксынып укыйм. Газетаның сайтын да гел карап барам. Электрон вариантта хәбәрләр  оператив, көнендә үк чыга. Ә инде яңа килгән кәгазь газетаны уку үзенә бер рәхәт. Алга таба анда туган ягыбыз, райондашларыбыз турында кызыклы, гыйбрәтле, тирән эчтәлекле мәкаләләр күбрәк чыксын иде,–ди ул. 

–Район газетасын яздырып алмаган чакны хәтерләмим дә, безнең өйгә гел килеп тора ул,–ди Бибай Чаллысында яшәүче Халит Мортазин. –Ә менә язылу квитанциясен редакциягә беренче тапкыр гына юллавыбыз. Кирәк бит, бүләк тә отып куйдык.
Призлар уйнатуда аның исеменә көрәк чыккан иде. Йорт-җирдә гел хаҗәте чыга торган  бу эш коралын Халит рәхмәт әйтеп алды.
Ул үзе гел авыл хуҗалыгында эшләгән. Башта терлекчелектә, аннан соң балта остасы булып хезмәт куйган. Газетада да авыл хуҗалыгы эшләре турындагы язмаларны укырга ярата икән. 
–Авылларда ниләр эшләнә, басу һәм ферма хезмәтчәннәре арасында кемнәр алда бара – болар белән һәрчак кызыксынам, “Әлки хәбәрләре”ндә дә шул темаларның тулырак яктыртылуын телим. Ә болай мин газетаны иң соңгы битеннән укый башлыйм, аннары беренче битне карыйм. Иң кызыгы әнә шул битләрдә. Аннан инде урта битләргә күчәм. Җәмәгатем Зөлфия дә газетаның бер санын да калдырмый укып бара. Без “Әлки хәбәрләре”нә матбугатка язылу башлануга – апрельнең, сентябрьнең беренче көннәреннән үк язылып куябыз,– дип сөйләде Халит Җәмил улы.

Әбүнәчеләр арасында “Газетага языл һәм бүләк от!” акциясен редакция алга таба да оештырачак. Укучыларыбызны анда актив катнашырга, газетадан аерылмаска чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев