Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” редакциясе иң яхшы иншага бәйге игълан иткән иде

“Әлки хәбәрләре” редакциясе “Туган авылымны яратам” темасына иң яхшы иншага бәйге игълан иткән иде

 

Бәйгегә 38 эш килде. Чуаш Борнае, Иске Әнҗерә, Түбән Әлки, Иске Матак мәктәпләре, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары анда аеруча актив катнашты.

Иншаларның барысы да туган якка, аның матур табигатенә мәхәббәт белән сугарылган. Мәктәп балалары авылларының тарихы, күренекле урыннары, танылган шәхесләре турында җентекләп язганнар.

Иң яхшы эшләр бәйгенең икенче турына сайлап алынды. Әлеге иншалар безнең ВКонтакте төркемендә урнаштырылды. Бәйгегә йомгак ясаганда сезнең фикерегез дә исәпкә алыначак, хөрмәтле укучыларыбыз.

“Туган авылымны яратам” бәйгесе финалчыларының исемлеге:

Рәзил Гатауллин, Иске Алпар

Илсинә Закирова, Татар Борнае

Рәзил Вәлиев, Бибай Чаллысы

Гөлназ Галәветдинова, Яңа Чаллы

Дарья Рыжкова, Иске Тахталы

Адилә Хәйдәрова, Түбән Әлки

Антон Салюков, Югары Матак.

Бәйге йомгаклары газетабызның киләсе санында һәм социаль челтәрләрдә  игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев