Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” яңа машиналы булды

Сишәмбе көнне Казанда “Татмедиа”АҖ бинасы каршында тантаналы вакыйга булды – филиалларга яңа машина ачкычлары тапшырылды.

Бу көнне республикадагы 35 редакциянең автомобиль паркы тулыландырылды. Алар арасында “Әлки хәбәрләре” дә бар. Быел “Татмедиа” ярдәмендә  редакциябез яңа компьютерлар алган иде. Инде менә өр-яңа “Лада Ларгус”ка ия булдык.

Массакүләм мәгълүмат чараларына яңа транспорт сатып алуга 22,5 миллион сум бүлеп бирү турындагы карар Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән. Автомобиль ачкычларын тантаналы төстә тапшыру чарасында  ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров катнашты. Ул “Татмедиа” коллективына   “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевне тәкъдим итте.

Яңа автомобильне без коллективка зур бүләк дип кабул иттек. Ул, һичшиксез, эшебездә оперативлыкны арттыруга, хезмәтебезне камилләштерүгә, нәтиҗәлелеген арттыруга хезмәт итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев