Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки” кулланучылар җәмгыятендә бүген 14 кеше даими хезмәт белән мәшгуль

“Әлки” кулланучылар җәмгыяте районыбызда 2018 елда оешкан иде. Аның төп базасы Карга авылында.

Биредә яңа оешмага элек балалар бакчасы булган, соңгы елларда буш торган бинаны сатып алырга тәкъдим итәләр.
Бу урын һәрьяктан отышлы булып чыга. Әлеге бинаны ремонтлап, шунда төрле ярымфакбрикатлар җитештерә башлыйлар. 
Аның янәшәсендә республика программасы нигезендә сугым цехы төзеп куялар. Шунда ук теплица корыла. Анда техник хезмәткәр Эльмира Фәтхуллина иртә яздан яшелчә, тәмләткеч үләннәр үстерә. Бу мәйданда тагын корылмалар төзеп төрле цехлар ачу мөмкинлеге бар. Киңәергә урын иркенлеге җитәрлек биредә.
Кулланучылар җәмгыятендә бүген 14 кеше даими хезмәт белән мәшгуль. Алар барысы да Карга авылында яшәүчеләр. Ярымфабрикатлар ясау цехы җитәкчесе Зилә Гафиятуллина әйтүенә караганда, монда беренче көннәрдән үк Эльмира Саматова, Гүзәл Шәһитова хезмәт куялар. Алар инде яңа килүчеләргә остаз булып, эшкә өйрәтүчеләр  дә. Без цехта булганда хатын-кызлар пилмән ясыйлар иде. Кулларына күз иярми, пилмәннәре дә вак-вак. Эчлеге яңа суелган иттән ясалганга, пилмән бик тәмле килеп чыга.
Җәмгыять җитештергән пилмән, голубцы, котлет, манты кебек ризыкларны халык хәйран яратып ала икән. Биредә бары тик хәләл ашамлыклар гына җитештерелә, ризыкларның сыйфаты, тәме сатып алучыларга ошый. 
Карга авылында кооператив җитештергән продукцияне сату өчен  “Тәмле” дип аталган кибет ачылган иде. Анда сатучы булып Айсылу Ваһапова эшли. Аның әйтүенә караганда, кибеттән азык-төлекне башка авыллардан да килеп алалар. Бигрәк тә ял көннәрендә шәһәрдән кайтучылар күпләп ярымфабрикат эшләнмәләре сатып алып китәләр, ди ул. Шуңа эш графигын да якшәмбе көннәрендә эшләп, дүшәмбе ял итәргә билгеләгәннәр.
Җәмгыять халыктан мөгезле эре терлек кабул итү белән дә шөгыльләнә. Хәзерләүче Илсур Габдуллин болай ди:
–Заявка нигезендә авылларга терлек алырга дип махсус машина белән баргач, кайчак хуҗалары, өйдән дә чыкмыйча: “Әнә, үгез йортта, алып китегез”, –дип әйтәләр. Без малны машинага төяп китәбез, үлчәп, кыска вакыт эчендә хуҗасы белән исәп-хисап ясыйбыз. Халыкка безнең хезмәт бик ошый.
Бу җәмгыятьтә булганда Каргада яшәүче пенсионер Әнвәр Вәлиевны очраттык. Ул үгезен биредә чалдырган икән. Әзер итне машинасына төягәндә:
–Бик җайлы хезмәт, 2 мең сум түләдем дә, үгезне чалып, эшкәртеп тә бирделәр, рәхмәт үзләренә,–ди.
Соңгы елларда район халкы мөгезле эре терлек тиресен, сарык йонын кая куярга белми аптырады. Бу мәсьәләне хәл итүне дә җәмгыять үз өстенә ала. Хәзер бирегә чималны теләсә кайчан тапшырырга мөмкин.
Җәмгыять былтыр 61 миллион 161 мең сумлык товар саткан. Шуның яртысы үзләре җитештергән продукция икән.
Узган ел кооператив 168 тонна ит кабул иткән. Бу 60 миллион сумнан артык дигән сүз. Халыктан 145 тонна сөт җыйганнар. Моннан тыш 86 тонна бәрәңге, 133 тонна яшелчә кабул иткәннәр.
“Әлки” җәмгыяте рәисе Агидел Турнина әйтүенчә, кулланучылар биредә  пешерелгән ипи-күмәч эшләнмәләрен дә яратып сатып ала. Былтыр 300 тоннага якын, ягъни 18 миллион сумлык ипи һәм күмәч пешерелгән. Җитештерелгән кондитер эшләнмәләре 48 тонна тәшкил иткән. Әлеге азык-төлекнең бәясе 20 миллион сумнан артык. Ә без алдан әйткән пилмән, голубцы-мантылар 35 тонна җитештерелгән (10 миллион сумлык).
Бу көннәрдә эшчеләр православныйлар өчен ураза аена итсез ризыклар җитештерәләр. Бәрәңге һәм гөмбәле мантыга, вареникларга сорау бигрәк тә зур икән.
Агидел Турнина җәмгыятьнең райондагы дистәдән артык авылга автолавка ярдәмендә сәүдә хезмәте күрсәтүләре турында да горурланып сөйләде. Кече авылларга 5 автолавка хезмәт күрсәтә икән. Былтыр халыкка 12 миллион сумнан артыклык товар сатылган.
Җәмгыятьнең быелга да зур планнары бар. Биредә хәләл казылык һәм ит эшләнмәләре җитештерә башлыйлар. Казылык цехы өчен бинаны да ремонтлап куйганнар. “Татпотребсоюз” аша күпмедер ярдәм булганда, цех өчен кыйммәтле җиһазлар сатып алырга ниятләре. Ул очракта биредә тагын унлап кешегә эш урыны булыр иде. 
Монда ир-егетләр өчен дә эш табылган. Әйтик, сугым цехында бик оста итеп Хәлил Вәгыйзов, Илнур Миндубаев эшли. Фаил Сабиров тракторчы, шофер хезмәтләрен карусыз үти. Төрле эшләр башкаручы Таһир Туктамышев турында да җылы сүзләр генә ишеттек.
Күптән түгел кооператив эше белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров танышты. Ул  җәмгыятьнең уңышлы эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. Район башлыгы Александр Никошинның халык өчен шундый бик тә кирәкле булган тармакны оештырып, эшләтеп җибәрүен хуплады. Киләчәктә дә җәмгыять эшчәнлегендә министрлык, “Татпотребсоюз” тарафыннан ярдәм буласына ышандырды җитәкче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев