Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль район советының киңәйтелгән утырышы булды

Бүген Әлки муниципаль район советының киңәйтелгән утырышы булды

Аның эшендә республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров катнаштылар.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

2021 елда районның социаль-икътисадый үсеше һәм 2022 елга планнар турында доклад белән район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.

Доклад буенча фикер алышуларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина катнашты.

Аннары сүз Марат Җәббаровка бирелде. Ул район җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлеген уңай бәяләде, район якташлык җәмгыятенең зур ролен билгеләп үтте, Карга авылында үзе күргән хәзерләүләр пункты турында тәвсилләп сөйләде. Министр предприятиенең үзендә генә булу белән чикләнмичә, кибеткә кереп, сатып алучылар белән дә аралашкан, предприятие чыгара торган азык-төлекнең сыйфаты турында фикерләрен сорашкан. Марат Җәббаров Әлки районының муниципалитетлар рейтингында 16 нчы урынны алып торуын, яхшырак эшләү өчен мөмкинлекләрнең булуын да билгеләп үтте. Аерым алганда, алдагы еллар белән чагыштырганда үсемлекчелек тармагы бераз аксаган (корылык та тәэсир иткәндер), урып-җыю чорында һәр комбайнга туры килгән эш күләме дә артык зур, дип әйтеп үтте ул.

Министр сөт хәзерләүне киметмәс өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Аннары Марат Җәббаров һәм Александр Никошин алдынгыларның зур төркеменә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев