Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген республика комиссиясе уңай бәяләде

Авыл хуҗалыгында көн кадагындагы төп мәсьәлә – 2022 елның сабан эшләрендә катнашачак техниканы тиешенчә әзерләү. Сыйфатлы итеп ремонтланган тракторлар, тырма агрегатлар механизаторларга җирне кыска вакыт эчендә әйбәтләп эшкәртү, язгы чәчүне оптималь срокларда башкарып чыгу мөмкинлеге бирә. 

 
Бу көннәрдә район машина-трактор паркларында механизаторлар сабан эшләрендә катнашачак техниканы тагын бер кат тикшерәләр. Язгы чәчүдә кулланылачак агрегатларны тракторчылар үзләре үк төзәтә. Бердән, бу механизаторларны кыш айларында, иртә яздан ук эш белән тәэмин итү мөмкинлеге тудырса, икенчедән, үз куллары белән ремонтлаган тагылма агрегатның ни хәлдә булуны тракторчы яхшы белеп торачак. Һәм тагын шунысы бар: үз паркыңда техника ремонтлау арзангаракка төшә, билгеле.
Язын басуларга чыгачак машиналарның, агрегатларның торышын бәяләү өчен ел саен аларга техник күзәтү үткәрелә. Башта техниканы район җитәкчеләре һәм белгечләр тикшерә, аннары Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе килеп, үз бәясен бирә. 
Узган атнада шундый комиссия район хуҗалыкларының һәрберсендә булып, машина-трактор паркларын карап чыкты. Әлеге комиссияне министр урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкләде, тикшерүчеләрне район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев озатып йөрделәр. 
Комиссия әгъзалары беренче эш итеп машина-трактор паркларының яңа сезонга әзерлегенә бәя бирделәр, шунда ук тракторларның ни дәрәҗәдә ремонтлануын күрделәр. Быел кыр эшләрендә барлыгы 258 трактор катнашачак, һәм аларның 95 проценты бүген үк инде кырга чыгарга әзер. 
Соңрак, күргәннәргә нәтиҗә ясаганда, Рафаэль Фәттахов әлкилеләрнең тракторларны, бигрәк тә чит илләрдән кайтарылганнарын ремонтлауга алдан керешүләренә, моның өчен кирәк булачак запас частьләрне ел башыннан ук кайгыртып куюларына уңай бәя бирде, уракта катнашачак комбайннар өчен дә кирәкле детальләрне алдан ук кайтарту бурычын куйды. 
Комиссия тагылма агрегатларның төзеклеген җентекләп тикшерде. Бигрәк тә чәчү комплексларына һәм агрегатларына игътибар зур булды. Сабан эшләрендә 44 чәчү комплексы файдаланылачак. Бу агрегатлар җирне бер үк вакытта культивацияли, тырмалый, чәчә һәм катоклый. Алар күп яктан экономияле, эшне сыйфатлы һәм тиз башкару мөмкинлеге бирә. Шунлыктан әлеге машиналарның төзеклеген тәэмин итү бик мөһим. Һәм бу яктан безнең районда башкарылган эшкә министрлык комиссиясе уңай бәя бирде – комплекслар чәчүгә төшәргә әзер! Көньяк Әлки һәм Көньяк-Көнбатыш Әлки идарәләре өчен 16 шар миллион сумга сатып алынган ике чәчү комплексы шулай ук басуга беренче тапкыр чыгарга әзер.
Үзәк Әлки идарәсе отрядлары техник яктан әйбәт тәэмин ителгән. Биредә тракторларны ремонтлау өчен җылы гараж бар, агрегатларны яңарту өчен исә техник җиһазлар җитәрлек. Күптән түгел двигательләр ремонтлау цехы да ачылды.

Цехта 12 двигательгә капиталь ремонт ясап өлгергәннәр инде. Шулай ук цех осталары 13 тизлек тапшыру тартмасын яңартканнар. 
Биредә югары басымлы шланглар ясау мөмкинлеге дә бар: берничә миллион сум торган аппарат сатып алганнар. Аның ярдәмендә төрле калынлыктагы шланг ясап була. Хәзер шушы цехта бу мөһим узел белән бөтен районны тәэмин итеп булачак. 
Көньяк Әлки территориаль идарәсе паркындагы тәртип тә комиссия әгъзаларына ошады. Чөнки шушы паркта 30 дан артык механизатор эш белән тәэмин ителгән. 
Комиссия тикшерү белән шөгыльләнгән арада мин бу язда техник культуралар чәчүдә эшләячәк Югары Әлморза егете Динар Сәгыйтдиновка берничә сорау бирдем. Ул болай диде:
–Менә шушы МТЗ-82 тракторы белән сигезенче ел инде кукуруз, көнбагыш чәчәм мин. Аңа тагачак “Оптима” чәчкечен бик әйбәтләп көйләдем.
Шунда ук үзенең көчле “Нью Холланд” тракторы янәшәсендә Мөнир Кәлимуллин басып тора иде. 
–Шушы тракторда 16 нчы ел эшлим. Кукуруз чәчү агрегатыбыз киң, берьюлы 12 метр арада эш башкара. Шуның өчен миңа күбрәк тигез кырларда чәчү эшләрен йөклиләр,–диде Мөнир. 
Мулланур Вахитовтан Рафик Хәйретдинов та күпьеллык тәҗрибәгә ия механизатор, шулай ук техник культуралар чәчүдә эшләячәк. Тракторда, чәчкече дә ышанычлы итеп ремонтланган, көйләнгән. Рафик үзенә йөкләнгән техниканы саклап тота белә: “Трудовик” колхозында 25 ел буе бер Т-150 тракторында эшләгән кеше ул. Аннан соң да яхшы сакланган тракторны, үзләренә кирәкмәгәч, сатып җибәргәннәр. 
Комиссия әгъзалары Әхмәттәге машина-трактор паркы торышына шулай ук уңай бәя бирделәр. 
“Хузангай” җәмгыятендә басуларга 55 трактор белән чыгачаклар. Шуның 20 се – К-701, 6 сы – К-744. Болар - көчле, югары егәрлекле машиналар, барысы да төзек хәлдә. Еш сафтан чыга торган детальләрне алыштыру өчен яңаларын сатып алганнар. Димәк, андый-мондый хәл булганда тракторны тиз арада “аякка“ бастырачаклар. Шулай ук 21 тырмалау агрегаты, 16 культиватор һәм 5 каток та сыйфатлы итеп төзәтелгән. 
Район хуҗалыклары чәчүлек орлык белән тулысынча диярлек тәэмин ителгәннәр. Көздән 20600 гектар мәйданда чәчеп калдырылган уҗымнарны тукландыру өчен җитәрлек кадәр ашлама кайтарылган. Хәзер инде сабан культуралары басуларына кертү өчен ашлама ташу белән мәшгульләр. Бу язда районда 51 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылачак. Шуның 15300 гектарын техник культуралар алып торачак. Бөртеклеләр 25870 гектар җир биләр дип көтелә. Язгы чәчүне  кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкару өчен бездә техника да җитәрлек. 
Хуҗалыкларда булганда министрлык комиссиясе хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, янгыннан саклану җайланмалары белән тәэмин ителешне дә игътибардан читтә калдырмады. Тикшерү нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк, диделәр комиссия әгъзалары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев