Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районда наркомания буенча исәптә торучылар 21 яшьтән 58 яшькә кадәргеләр

​​​​​​​26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үтә. Бу дата 1987 елда булдырылган  иде.

Наркоманияне  бүгенге заманның иң куркыныч күренешләренең берсе дип атыйлар. БМО билгеләмәсе буенча, дөньяда хәзер наркотиклар кулланучылар саны 185 миллион кешегә җиткән.  Бу планетабызда яшәүчеләрнең 3 проценты яисә 15 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләрнең 12 процентка якыны дигән сүз.
Белгечләр әйтүенчә, теләсә кем  наркомания корбаны булырга мөмкин. Әмма күбесенчә бу куркыныч яшь кешеләргә яный. Наркотикларга хирыслану  наркоманнарның үзләре өчен чын фаҗига булса, бу аларның әти-әниләренә, якыннарына  әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Наркомания бит кешенең шәхесен җимерә, физик сәламәтлегенә зур зыян сала. 
...Дистә ел чамасы элек Казанда яшәүче бер туганыбыз гаиләсенә килде әлеге бәла. Тәртипле, зыялы, укымышлы бу гаиләдә ир белән хатын икесе дә шәһәрнең бер заводында эшләделәр. Яратып-кадерләп бер малай, бер кыз үстерделәр. Өлкән сыйныфларда укучы уллары Альбертның әлеге яман гадәткә бирелүенә, наркомания тозагына эләгүенә нәрсә сәбәп булгандыр? Гаиләләрендә гел татулык, әйбәт мөнәсәбәтләр хөкем сөрде югыйсә. Әллә үсмер малайга игътибар җитеп бетмәгәнме? Бөтен тормышларының астын өскә китерде бердәнбер улларының әлеге тайгак юлга басуы. Әти кеше, заводның хөрмәтле кешесе,  үз теләге белән җитәкчелек эшеннән китте, инфаркт булып чак исән калды. Алар кичергәннәрне  язып бетерерлек түгел, наркоман егетнең әти-әнисе дә, апасы да вакытыннан элек картайдылар. Соңгы вакытта Альберт дин юлына басты, тәртипкә утырды, өйләнергә җыена, диләр. Шулай була гына күрсен. Бусы сөенечле, билгеле, әмма якыннарының тәмугка әйләнгән гомер елларын, югалган сәламәтлекләрен генә кайтару инде мөмкин түгел. 

Наркомания турында беренче хәбәрләр мәгълүмат чараларында узган гасырның 80 нче елларында күренә башлады. Без әле шактый вакыт, бу яманлык авыл җиренә үтеп кермәс, дигән өмет белән яшәдек. Әмма бөтен дөньяга тозагын салган наркомания авылны да читләтеп үтмәде. 
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хастаханәнең  наркология кабинетында бүген наркотик матдәләр куллану сәбәпле 26 кеше исәптә тора. Ни аяныч, аларның саны арта бара. Ел башыннан бирле 8 кеше күзәтүгә алынган. Исәпкә алынучыларның 15 е – Базарлы Матакта, 3 есе – Юхмачыда, 2 се – Кошкида, берәр кеше Сихтермә-Хузангай, Иске Алпар, Иске Матак, Чиябаш, Карга, Югары Әлморза авылларында яшәүчеләр. Алар ай саен табиб-наркологта күзәтеләләр, төрле наркотикларга тест-тикшерү үтәләр. 
Районда наркомания буенча исәптә торучылар 21 яшьтән 58 яшькә кадәргеләр. Сөенечкә, алар арасында балигъ булмаган үсмерләр юк. 
Наркоманиягә каршы көрәштә профилактиканың роле  гаять зур. Һәм профилактика чаралары беренче чиратта балаларга, үсмерләргә һәм тулаем яшьләргә юнәлтелә. Яшь буын наркотикларга ияләшүнең  кешене сәламәт фикер йөртү сәләтеннән мәхрүм итүен, гаиләне җимерүен һәм гомумән милләтебезнең, халкыбызның яшәешенә янавын аңларга тиеш.
Шунысы ачык – наркомания дигән глобаль проблеманы без бары тик уртак тырышлык, бердәм көч белән генә хәл итә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев