Әлки районы: 2021 елның беренче никахы теркәлде
Яңалыклар

Әлки районы: 2021 елның беренче никахы теркәлде

Бүген район ЗАГС бүлегендә Динар Борһанов һәм Эльмира Әкбәрова үзләренең никахларын теркәделәр.

Түбән Әлки егете Динарга - 26, ә Иске Каминодан яңа тормыш иптәше Эльмирага – 24 яшь. Яшьләр Казанда яши, Динар территорияләрне төзекләндерү белән шөгыльләнә, Эльмира Казаноргсинтезда эшли.

Динар һәм Эльмира Борһановлар - 2021 елда никахларын теркәгән беренче кешеләр. Яшь парларны әлеге истәлекле, мөһим вакыйга белән котлыйбыз!


Нет комментариев