Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы 90 еллык юбилеен билгеләп үтә: Нәҗип Бакиров котлавы

Нәҗип Бакиров, 1982-1990 елларда КПССның Әлки райкомы беренче секретаре

–Минем күңелемдә Әлки районына карата бик җылы хисләр саклана.  Аның икътисадын күтәрүгә, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга үземнең дә өлеш кертә алуым белән горурланам.

Биредә мин биш ел район башкарма комитеты җитәкчесе булдым, аннан тугыз ел партия райкомының беренче секретаре булып эшләдем. Әлки районы үзәктән читтәрәк урнашкан төбәк булганга, ул елларда аның тормышы җиңел түгел, бигрәк тә авыл хуҗалыгы авыр хәлдә иде. Кама аша әле күпер юк, су юлы, тимер юл ерак урнашкан. Нурлат тимер юл станциясенә Чистай аша өчәр көн йөриләр иде. Без Алпар аша кыскартылган туры юл төзедек. Районда 25 ләп күпер салынды. Боларның күпчелеге колхоз-совхозлар хисабына эшләнде. Таштан төзелгән бер генә мәктәп бар иде – дистәгә якын заманча мәктәп салдырдык.

Хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә без игенчелекне, терлекчелекне шактый күтәрә алдык. Әлкидән киткәч Казан арты районнарында булганда мин алардагы терлекчелек биналарының, азык базаларының, механикалаштыру дәрәҗәсенең бездәгедән күпкә кайтыш булуына гаҗәпләнә идем. Ә бит “Актай”, “Салман”, “Энергетик”, “Алпар”, “Заветы Ильича” кебек хуҗалыкларда бүгенге таләпләргә җавап бирерлек терлекчелек тармагы бар иде. Үзем Аксубай районыннан булсам да, Әлки миңа бик якын. Һәр елны бик теләп монда Сабан туйларына, зур бәйрәм-чараларга кайтам.

Хәзер инде Әлкине танымассың – ул икътисадый яктан тотрыклы төбәккә әйләнде. Кама аша күпер төзелгәч, шәһәр яны районы кебек булды. Әлкинең үсүенә, ныгуына мин бик куанып яшим. Монда бит халык бик тырыш, эшчән, ярдәмчел. Алар әйбәт тормышта яшәргә бик лаек. Мин чын ихластан Әлкинең һәр гаиләсенә шуны телим дә. Һәр йортта, һәр гаиләдә иминлек, бердәмлек, сәламәтлек, муллык хөкем сөрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев