Әлки районы “Актай” кызлары – өченче урында
Ватерпол буенча 15 яшькәчә кызлар арасында Бөтенроссия ярышларында катнашып, безнең “Актай” командасы мактаулы өченче урынны алып кайтты.
Ярышлар 22-26 апрельдә Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәрендә узды. Кызларыбыз һәр көнне көндәшләре белән очрашып, Түбән Новгород командасын 8:2, Санкт-Петербургның җыелма командасын 2:6 исәбе белән җиңделәр. Хуҗалар – “КИНЕФ” командасы белән очрашуда көчләр тигез булды (9:9). Ханты-Мансийск шәһәре командасы белән уенда кызларыбыз нибары бер очкога оттырдылар. Нәтиҗәдә “Актай” командасы өченче
урынны алды. Ә Айгөл Фәсахова ярышларның иң яхшы капкачысы дип танылды.
Шуны да әйтик: кызларыбыз бу ярышларда район гына түгел, татарстан Республикасы данын да яклады бит. Тренерлары Александр Георгадзеның, спортчыларның тырышлыгы бушка китмәде – “Актай” шәп уен күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев