Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Апак авылында ил чикләрен саклаучылар хөрмәтенә стела ачылды

Апак авылында ил чикләрен саклаган һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашлар хөрмәтенә стела ачылды.

–Безнең авыл батыр егетләрне – Ватан сакчыларын күп үстергән. 214 авылдашыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында илебез азатлыгын яклап көрәшкән. Тыныч чорда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан, хәрби антына тугры булып, интернациональ бурычын намус белән үтәгән егетләребез байтак. Япь-яшь килеш Әфган җирендә  сугыш утына эләккән, үлем белән күзгә-күз очрашкан авылдашларыбыз сигезәү. Ә бер егетебез Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә булды,–дип сөйли Апак мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова.

“Безнең егетләр армия сафларына да теләп китәләр, анда намус белән хезмәт итәләр”,–дип горурланып әйтә апаклылар. Хәрби бурычын чик сакчылары гаскәрләрендә үтәүчеләр аеруча күп икән. Андыйларны дистәдән артык санадылар.

Авылда истәлек стеласы ачу башлангычы белән дә заманында чик сакчысы булып хезмәт иткән Җәмил Әхмәтҗанов чыккан. Тантанада ул бу эштә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде.

Стела Бөек Ватан сугышында катнашкан апаклылар хөрмәтенә  куелган обелиск белән янәшә төзелгән. Аны ачу тантанасына читтә яшәүче авылдашлар да күп кайткан иде.

Чарага җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин сәламләде. Ул күп сугышчан бүләкләргә ия “әфганчылар” Фәнис Сираҗевка, Кадыйр Шәриповка, Рәфис Рәхимовка, Фәннур Гатауллинга район башлыгының Мактау кәгазьләрен тапшырды.

“Боевое братство” иҗтимагый оешмасының район бүлеге рәисе Рөстәм Шәйхетдинов батырларның исемнәрен мәңгеләштерүнең никадәр әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Аннан соң ул апаклыларга сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан әлкилеләр турындагы  “Вакыт безне сайлады” дигән китапны бүләк итте. Әлеге китапта кайнар нокталарда катнашкан апаклыларның да исемнәре бар.

Тантанада чик сакчыларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Сөләйманов та катнашты. Ул “яшел беретлыларны” яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашырга чакырды.

Чик сакчысы булып хезмәт иткән иң яшь апаклы Радик Әхмәтҗанов икән. Ул авылда яши, “Кызыл Шәрык-Агро”да механизатор булып эшли. Җәмил Әхмәтҗанов аны истәлекле бүләк белән сөендерде. Ул шулай ук армиядә хезмәт иткәндә илебез чикләрен саклаган район башлыгы Александр Никошинга яшел чик сакчысы беретын тапшыруны сорады.

Чараны район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары бизәде. “Әфганнан Чечняга чаклы” ансамбле башкаруындагы җырлар аеруча көчле алкышларга күмелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев