Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Апак җирлеге студент яшьләре авыру балаларга ярдәм итә

Апак җирлеге студент яшьләре авыру балаларга хәйрия ярдәме күрсәтәләр.

Апак, Каракүл авылларының төрле уку йортларында белем алучы яшьләре оештырган “Ирбис” футбол командасы хакында газетада язганыбыз бар инде. Әлеге команда 25 егетне берләштерә. Алар һәр елны Җиңү бәйрәменә багышлап авылда футбол ярышлары үткәрәләр. Ә иң мөһиме, егетләр Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган авылдашларының язмышларын ачыклау белән шөгыльләнәләр. Интернетта, төрле сайтларда эзләнеп, үзләре кебек волонтерлар белән хәбәрләшеп, алар өч дистәдән артык авылдашларының сугышчан юлларын, кайда һәлак булуларын һәм җирләнгәннәрен ачыклаганнар.

Бу эшләрне башлап йөрүче – команда җитәкчесе, Казан химия-технология институты студенты Зөфәр Вәлиәхмәтов. Аның төп булышчылары – энесе Рөстәм һәм Каракүл егете Семен Николаев.   

Эшләп укучы “Ирбис” егетләре игелекле гамәлләр белән шөгыльләнүне үзләренә кагыйдә итеп алганнар. Соңгы берничә елда алар Казандагы “Роналд Макдоналд йорты”на ярдәм итәләр.  “Роналд Макдоналд йорты” –Россиядә беренче бушлай гаилә кунакханәсе. Республика балалар клиник хастаханәсе янында урнашкан бу уңайлы йорт хастаханәдә дәваланучы сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен сыендыра.

  • Без балаларга нинди әйберләр кирәк булуын алдан белешеп, кунакханәгә савыт-сабалар, канцтоварлар, төрле гигиена предметлары, савыт һәм кер юу средстволары алып илттек. Акча җыйганда һәркем үз мөмкинлегенә карап эш итте. Авылда яшәүчеләр арасында да үз өлешләрен кертүчеләр булды, – дип сөйли Зөфәр.

Пандемия чикләүләре сәбәпле, егетләр балалар белән очраша алмаганнар. “Онкология кебек авыр чирләрдән интегүче бу сабыйларның аралашуга бик мохтаҗ булуларын беләбез. Коронавирус чигенгәч, без алар белән бергә футбол уйнарга да уйлыйбыз әле. Ә әлегә малайларга-кызларга спорт формаларыбызны бүләк иттек, һәркайсыбыз аларга җылы сүзләребезне, тизрәк савыгып гадәти тормышка кайтырга дигән теләкләребезне язып хатлар тапшырдык”, – ди егетләр. Алар алга таба да мөмкинлекләре чикле, авыру балаларга ярдәм итеп торачакларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев