Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы аша – Кавказга

Районыбыз аша мотокросс узды. Бишекле ике мотоцикл йөртүчеләре, Базарлы Матакта туктап, кибет алдында җыелган халык белән аралаштылар, үзләренең сәфәрләре турында сөйләделәр.

Бу мотокросс Удмуртиянең Ижевск шәһәреннән башланган. Байкерлар Кавказга юл тоталар. Алар юлдагы төрле шәһәрләрдә туктап, кайчандыр бик популяр булган “Иж” мотоциклы тарихы турында сөйлиләр.

“Иж” – 1929 елдан 2008 елга кадәр Ижевск шәһәрендә “ИЖМАШ” заводында эшләнгән һәм чыгарылган совет һәм россия маркалы мотоцикллар. 1928 елда “Ижсталь” заводында инженер П. В. Можаров  җитәкчелегендә мотоцикл сызымнары эшләнә, ә 1929 елда беренче “Иж” үрнәкләре җитештерелә.

Бер экипажда Удмуртиянең дәүләт милли музее волонтерлары Кирилл һәм Елена Степанченколар. Ә икенче экипажда – немецлар. Алар Германиядән килеп, безнең байкерларга теләктәшлек йөзеннән бергә сәяхәт кылырга булганнар.

Елена, зур чемоданын ачып, үзләре тирәсенә җыелган халыкны Ижевскида төрле елларда чыккан “Иж” мотоциклы экспонатлары белән таныштыра. Елена үзе француз теле укытучысы, ә Кирилл инглиз теленнән белем бирә икән. Дуслары – немец байкерлары белән алар инглиз телендә аралашалар.

Без, әлкилеләр, озын сәфәргә чыккан байкерларга хәерле юллар теләп калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев