Әлки районы: ата-аналар гимназиядә балаларның туклану сыйфатыннан канәгать
Ата-аналар советы вәкилләре Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә балаларның туклану сыйфатын тикшерделәр.
Тикшерү барышында ата-аналар хезмәт күрсәтү күренешенә һәм өстәлләрне бизәү сыйфатына, приборларның һәм савыт-сабаның чисталыгына, ризык кабул итү культурасына игътибар иттеләр. Шулай ук алар әзерләнгән ашамлыкны татып карадылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча укучыларның туклануына карата кисәтүләр булмады. Чек-кәгазьдәге барлык пунктлар да үтәлә, кулларны, бүлмәләрне һәм савыт-сабаны санитар эшкәртү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Укучылар һәм аларның әти-әниләре гимназиядә туклануны оештыру сыйфатыннан канәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев