Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы аучылары яңа рәис сайладылар

Район аучылары һәм балыкчылары үзләренең чираттагы утырышларын үткәрделәр.

Утырышка район башлыгы Александр Никошин, Татарстан аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте рәисе Илһам Садыйков та чакырылган иде.
Җыелыш башында ук аучылар, балыкчылар районда озак еллар охотовед булып эшләгән Сергей Данилинны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аучылар әйтүенчә, ул үз эшенә бирелгән, намуслы кеше булган, вазыйфаларын олы җаваплылык белән үтәгән. Сергей Данилин җәнлекләр дөньясын саклау өчен күп көч куйган, браконьерларга каршы көрәшкән. Ул үзе турында яхшы истәлекләр генә калдырды, диләр аучылар.
– Бүген без җәмгыятьнең яңа рәисен сайлыйбыз. Ул аучылык кагыйдәләрен төгәл үтәсен һәм район аучылары, балыкчылары белән уртак тел табып эшләсен иде, – дип сөйләде район охотоведы Андрей Ерусланов. Аның әйтүенчә, узган елда 15 браконьерлык очрагы ачыкланган, 9 очрак буенча чаралар күренгән. 
Әйе, аучылык хуҗалыкларында барысы да яхшы дип булмый әле. Браконьерларга каршы кырыс көрәш алып барырга, бу эшкә полицияне дә җәлеп итргә кирәк. Аучылар җирлек советлары белән элемтәдә торсыннар иде. Мәсьәлән, “Хузангай” җәмгыятеннән көтүдәге сыерларга бүреләр һөҗүм итү хакында хәбәр алынды. Мондый очракларда  сезнең булышлык кирәк аучылар. Ә җәмгыятнең исә сезгә булышу мөмкинлекләре бар, – диде район башлыгы Александр Никошин. 
Аучыларның берсе Илһам Садыйковка тояклыларны атып алуга лицензияне нинди кагыйдәләрдән чыгып таратулары турында сорау бирде. 
– Мондый рөхсәтләрне 70 процентын Татарстан аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте бирә, калган 30 процентын район җәмгыятьләре тарата, – диде Илһам Садыйков. 
Кышкы чорда кыргый җанварларның баш санын алу буенча зур эш башкарылган, егерьләр 350 километр юл үткәннәр. Утырышта су кошларына көзге ауның 1 сентябрәдә ачыласын хәбәр иттеләр. Район аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең рәисе итеп Альберт Шәйхетдинов сайланды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев