Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы авылларына “музыкаль десант” төшерәләр

Авылларга “музыкаль десант” төшә

25 октябрьдә районда “Халык иҗаты чишмәләре”  үзешчән сәнгать фестивале старт ала.

Әлеге проект 2020 дә игълан ителгән Халык иҗаты һәм мәдәни мирас елына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең – 100, районыбызның 90 еллыгына багышлап үткәрелә. Фестивальне Алпар үзешчәннәре башлап җибәрә. Үз клубларында чыгыш ясагач, авыл үзешчәннәре концерт программаларын башка авыллар тамашачыларына да күрсәтәчәк. Күрше районнар халкы белән концертлар алмашу да дәвам итә. Әйтик, бу шимбәдә Үргәгар үзешчәннәре Нурлат районының Күлбай-Мораса авылында, ә искематаклылар Спас районының Кузнечиха авылында чыгыш ясый.

Район мәдәният йорты авылларга “музыкаль десант” төшерә башлаган. Шушы арада “десант” Иске Матак, Түбән Әлморза авыллары халкына концерт күрсәтсә, киләсе якшәмбедә каргалыларны сөендерергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев