Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Бабай Чаллы авылында яшәүче Гөлия Шәйдуллина 24 яшенә 5 бала әнисе булды. Фото

Бәби кайткан өйнең морҗасыннан чыккан төтенгә карап торсаң да савап, дия иде әбием. Бала туу гомер-гомергә тормышта иң зур шатлык булган шул. Март кояшы җирне җылы нурлары белән юмарт коендырган бер көндә без Бибай Чаллысына, әнә шундый сөенеч белән тулы Самат һәм Гөлия Шәйдуллиннар өенә юл тоттык. Бу гаиләне уникаль дисәң дә була, яшь әни – 24 яшьлек Гөлия күптән түгел бишенче баласын тапты!

Безне (район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллинаны һәм редакция хәбәрчесен) авылга керә-керешкә каршы алган Иске Чаллы җирлеге башлыгы Муса Исхаков юл буе Самат белән Гөлияне мактап килде.

 

–Бик уңган, эшчән гаилә бу. Ярдәм көтеп тормыйлар, бөтен нәрсәгә үз тырышлыклары, хезмәтләре белән ирешәләр. Балалары да һәрчак караулы, тәртипле. Билгеле, әти-әниләре Әмир абый белән Физалия апа да бик булыша үзләренә. Авылны бүген әнә шундый гаиләләр тота,–ди Муса Гата улы.

Шәйдуллиннар әти-әниләре белән янәшә яңа йорт җиткереп кергәннәр. Башлыча үз хезмәтләре белән, ана капиталы акчалары да ярдәм иткән. Ике катлы таш өй иркен, җылы. Дөрес, өстәге катта әле төзү-бизәү эшләре төгәлләнеп бетмәгән.

–Төзисе, корасылар байтак әле. Җылы санузел, өйгә тоташтырып мунча салырга да ниятлим. Җәйне түземсезлек белән көтеп алабыз. Анда да эшләр бер-берсенә тоташа. Бакчасы, бәрәңгесе, ул арада печән өсте җитә. Һәркайсына өлгерергә кирәк, –дип сөйли гаилә башлыгы.

Самат урманчылыкта эшли. Ә урманда хезмәтнең бетәсе юк – агачлар утырту, аларны карап үстерү, агач, утын хәзерләү, бура бурау... Кайбер эшләрдә иренә булышырга Гөлия дә бара.

–Балаларның да зурракларын кайчак үзем белән алам. Бергә чикләвек, җиләк җыябыз. Урманны бик яраталар,–дип, янында сырпаланучы сабыйларны сөеп куя Самат.

Билгеле, әңгәмәбез гел шушы сабыйлар тирәсендә. Аларның иң олысы Илсаф беренче сыйныфта укый. Гөлзиягә узган көздә биш яшь тулган. Инзиләгә тиздән дүрт була. Ә Салават мартта ике яшен тутырган.  Инзилгә әле бер ай да юк.

–Сабыйларыбызның һәркайсын шатланып көтеп алдык, яратып үстерәбез,–ди күп балалы әти. –Ничек сөенмисең, һәр бала Ходайның олы бүләге бит ул. Бала сөяргә зар-интизар булучы гаиләләр күпме. Шөкер, бала үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар хәзер.  Иренмәскә, тырышырга, эшләргә генә кирәк.

Гөлия иренең бу сүзләренә балкып елмая. Гомумән, аның сөйкемле йөзеннән елмаю китеп тормый диярлек. Янында шундый ышанычлы һәм кайгыртучан терәге – ире булган, сау-сәламәт балалары тәгәрәшеп уйнап йөргән хатын ничек үзен бәхетле тоймасын?!

Самат та әнә “Бик өлгер ул безнең Гөлия”, дип җәмәгатен үсендереп куя. Эшле дә, ашлы да бу йорт. Әти-әниләре белән бергә ике-өч сыер, үгезләр, бозаулар асрыйлар, ел да 30-40 каз, 100 ләп бройлер алып үстерәләр. Бакча тулы яшелчәләре. “Узган ел бәрәңгебез ишелеп уңды, кая урнаштырып бетерергә белмәдек”,–диләр. Кыскасы, җитешлектә, туклыкта үстерәләр балаларны.

Хәзер еш кына “Балалар артык иркә, әти-әниләрен, әби-бабаларын үз кубызларына биетәләр”, дигәнне ишетергә туры килә. Кибетләрдә дә кайчак баланың елап-көйсезләнеп кирәксә-кирәкмәсә дә әйбер алдыруын, холыксызланып үз дигәнен итүен күрәсең. Ә Шәйдуллиннарда без балаларның тәртиплелегенә, тыңлаучанлыгына сокланып кайттык. Кечкенә булсалар да, бер-берсен кайгырталар, ярдәм итешәләр, мөстәкыйльләр. Бәләкәй Инзилне дә бик яраталар икән. “Балалар җәен дә, кышын да көннәр буе урамда уйныйлар. Кат-кат киендермибез дә үзләрен. Күз тимәсен, авырмыйлар диярлек”,–ди Гөлия.

Бәби туе белән котлап, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина һәм авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков бүләкләр белән дә килгәннәр иде. Самат белән Гөлиягә барыбыз да ихластан балаларын исән-имин үстерүләрен, әле тагын да артуларын теләдек. Мондый ишле, эшчән, матур гаиләләр күбрәк булган саен, илебез дә куәтлерәк, ныграк буласы бит.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев