Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы бала тудыру бүлегендә “бәби тартмалары” тапшырдылар

Бүген, 1 июньдә – кояшлы ямьле җәйнең беренче көнендә, Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бәйрәм уңаеннан матур тантана булды – алты гаиләгә “бәби тартмалары” тапшырылды.

Мәгълүм булганча, бүләк (подарочные) “бәби тартмалары” республикада яшәүче, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә бирелә. Яшь балалы әти-әниләргә мондый күчтәнәч Татарстан хөкүмәте карары белән 2020 ел башыннан тапшырыла башлады. Шуннан бирле бәби тудыру бүлегендә 23 гаиләгә мондый комплектлар бүләк ителде.

Бу юлы медиклар әлеге күңелле (приятный) вакыйганы бәйрәм көненә туры китереп оештырган.

Чуаш Кичүе авылында яшәүче Марсель һәм Лилия Әһлиевләрнең өч айлык кызлары Чулпан – дүртенче балалары. Алар ике малай, ике кыз үстерәләр. Гаилә башлыгы “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә тракторчы булып эшли икән, әни кеше исә декрет ялында. Зур хуҗалык тотып, терлек-туар асрап яшәсәләр дә, ишле гаиләнең керемнәре җан башына исәпләгәндә яшәү минимумыннан түбәнрәк. Әмма күп балалы әти-әни тормышларыннан зарланмыйлар. Өй тулы бала – үзе зур бәхет. Матди якка килгәндә исә, алар дәүләт ярдәменнән бик канәгать.

– Бушлай бала азыгы да алабыз, социаль яклау бүлеге аша төрле түләүләр дә бирелә. Инде менә бүләккә бала әйберләре тапшырырга дип чакырдылар. Хөкүмәт балалы гаиләләргә яңадан-яңа ярдәм чараларын гамәлгә кертеп тора. Мондый яклау, булышлык булганда бала үстерү мәшәкатьләре күпкә җиңеләя,–диләр Марсель белән Лилия.

Аларның сүзләрен калганнар да хуплап ала. Базарлы Матакта яшәүче Алия Мәгъсүмованың кызы Гөлназга бүген өч ай тулган.

– Менә кызым белән бүләк алырга килдек. Ил җитәкчеләренә рәхмәтем зур. Беренче бала тугач ук бирелә торган ана капиталы, аз керемле гаиләләргә акчалата түләүләр, дарулар – барысы да бала үстерүче әти-әнигә зур ярдәм. Инде сабыйларыбызны сау-сәламәт үстереп аякка бастырырга насыйп булсын,–дип сөенеп сөйли яшь әни.

– Әле интернеттан карадым. Бу бәби тартмасында ниләр генә юк. Барысы да бала үстергәндә бик кирәкле әйберләр. Мондый бүләк алу – һәр гаилә өчен зур сөенеч,–дип өстәп куя икенче баласын – нәни Лияне күкрәгенә кыскан Римма Шәрәфетдинова.

Сихтермә-Хузангай авылыннан өч бала анасы Гетта Морелева, Базарлы Матактан өч бала үстерүче Алсу Шәрәфетдинова, Ташбилгедән икенче баласын биләгән Эльвира Гатауллина да мондый зур һәм бик кирәкле бүләк өчен рәхмәтле булуларын әйттеләр.

Тантанага килгән әти-әниләрне район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, аның урынбасары, бәби тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова сәламләделәр, Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрикләделәр.

– Сезгә бүген бәйрәм бүләге – балалар өчен “бирнә” тапшырабыз. Бу бүләк тартмаларда бала тугач беренче вакытларда кирәк булган бик күп әйберләр – балалар комбинезоны, мендәр-кокон, одеял, бала җәймәләре (пеленки) һәм киемнәре, киез итекләр, гигиена кирәк-яраклары. Рәхәтләнеп файдаланыгыз. Балаларыгыз да, үзегез дә сау-сәламәт булыгыз. Бәби алып кайтырга бирегә кабат килегез,– диде Светлана Одушкина, бәхетле әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев