Әлки районы: балигъ булмаганнар хокукларын яклаган өчен – Мактау кәгазе
.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең җаваплы секретаре Фәнүзә ЗИННӘТУЛЛИНА һәм район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән испекторы Гөлнур СӘГЫЙТОВА район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Әлеге бүләк аларга үсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә башкарган күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм илебездә балигъ булмаганнар эшләре комиссияләре төзелүгә 103 ел тулу уңаеннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев