Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы баш автоинспекторы Рәис Сафин: тизлек режимын бозучыларга “радар-детекторлар” ярдәм итмәячәк

Федераль әһәмияткә ия өч автомобиль юлында – “Мәскәү-Уфа”, “Казан-Оренбург”, “Казан-Ульяновск” трассаларында барлык транспорт чараларының билгеләнгән хәрәкәт тизлеген өзлексез контрольдә тотуны тәэмин итүче система гамәлгә кертелде.

Мәгълүм ки, юл-транспорт һәлакәтләренең зур күпчелеге йөртүчеләрнең тизлек режимын үтәмәве аркасында килеп чыга. Машинада җил белән узышып чабарга яратучылар үзләрен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә гомерен куркыныч астына куялар.

Юл кагыйдәләрен санга сукмаучы мондый “шумахерлар”ны ачыклау, аларның законсыз гамәлләренә чик кую җәһәтеннән байтак чаралар күрелә, билгеле. Тәүлек әйләнәсе юлларда кизү торучы автоинспекторлар юл иминлеге таләпләрен бозу очракларын кисәтү буенча зур эш алып баралар. Монда заманча техника да ярдәмгә килә. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, бездә бүген юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәп баручы ике прибор (датчик) эшләп тора. Аларның берсе – стационар, икенчесе күчерелә торган җайланма, ул аварияләр куркынычы зур булган участокларга урнаштырыла.

Районның баш автоинспекторы җиткергән мәгълүматларга караганда, бу елның беренче яртысында фото-видео фиксация нәтиҗәсендә район юлларында тизлек режимын бозуның 11250 очрагы ачыкланган. Димәк, шулкадәр авария куркынычы тудырылган.

–Сер түгел, фото-һәм видеофиксация комплекслары урнаштырылган җирләрне ачыклау өчен күп кенә йөртүчеләр “радар-детекторлар”, шулай ук фото-һәм видеофиксация комплекслары куелган җирләр турында мәгълүмат булган карталар һәм мобиль кушымталарны файдаланалар. Бу җайланмаларны кулланучы намуссыз йөртүчеләр контроль чиген узгач кабат тизлекне арттыралар. Хәзер автотрассаларга куелучы өзлексез контроль системалары мондый “хәйләләрне” куллану мөмкинлеген калдырмый, йөртүчеләрне “закон тыңлаучан” булырга, прибор урнаштырылган урында гына түгел, ә юлның бөтен участогында тизлек режимын төгәл үтәргә мәҗбүр итәчәк,–ди Рәис Сафин.

Автомат режимда эшләүче 100 прибор барысы 900 километрдан артык озынлыктагы 290 автомобиль юлы участогын контрольдә тота. Датчиклар үзара берләштерелгән. Алар прибор куелган урындагы тизлекне генә түгел, ә датчиклар арасындагы уртача тизлекне дә “теркәп бара”.

Агымдагы елда барлык транспорт чараларының хәрәкәт тизлеген өзлексез контрольдә тотуны тәэмин итүче система белән Татарстан территориясеннән узучы региональ дәрәҗәдәге автомобиль юлларын: Казан-Шәмәрдән, Чистай-Түбән Кама, Казан-Малмыж, Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт, Саескан Тавы-Шәле трассаларын да җиһазлау күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев