Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы баш табибы Светлана Одушкина: "Моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде"

​​​​​​​Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән авыручылар саны 1200 кешегә җитте.

  Моны Роспотребнадзорның райондагы баш белгече Алмас Абзалов антирекорд дип атады. Безнең районда да омикрон штаммы таралып килә. Ул аңа кадаргәе дельта штаммыннан куркынычрак санала. Белгеч әйтүенчә, омикрон грипп һәм башка йогышлы чирләр кебек кешегә бик тиз йога икән. Чирле кеше белән берничә минут аралашу да куркыныч. Коронавирус тарала гына башлаган вакытта ул балалар өчен куркыныч түгел, яисә алар тарафыннан ансат кичерелә дип санала иде. Ә менә омикрон сабыйларны да аямый, аның белән балалар авыр чирли, ди белгеч.

Район хастаханәсендә хәзерге вакытта 4 сабый йогышлы чирләр бүлегендә дәвалана. Бер айда районда расланган коронавирус белән авыручы һәм шул чир булырга мөмкин дип саналучы 200 кеше теркәлгән. Район баш табибы Светлана Одушкина моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде, дип раслый. Йогышлы чир медицина хезмәткәрләрен дә аямый, алар да башкалар белән беррәттән ковидка каршы көрәшәләр.

Чирләүчеләр күп булса да, бу авырудан үлеп китүчеләр саны артмаган. Монысы инде әлкилеләрдә коллектив иммунитет формалашкан дигән сүз. Белгечләр әйтүенчә, 18 яшьтән өлкәнрәк әлкилеләрнең 80 проценты коронавируска каршы прививка ясаткан.

Әмма эпидемия чорында вакцинаны алты ай саен кадатып тору мөһим, дип киңәш бирә медицина белгечләре. Шунлыктан хәзер инде кешеләрне ревакцинациягә өндиләр.

Йөздән артык кечкенә әлкилегә “Спутник М” вакцинасын кулланып прививка ясалган. Әлеге вакцина күп баскычлы сынау үткән һәм үзен яхшы яктан күрсәткән. Аны 12-17 яшьлек үсмерләргә тәкъдим итәләр.

Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре кибетләрдә, ашханәләрдә, офисларда битлек режимы бозылу очракларын әле дә ачыклыйлар икән. Әйтик, узган атнада шундый 12 кешегә кисәтү ясалган яисә беркетмә төзелгән. Бу турыда эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин хәбәр итте.

Дөрес, битлек киюнең мөһим булуын хәзер инде бөтен кеше аңлый. Әмма битлекне ике сәгать саен алыштырырга кирәклеген дә онытмасак иде.

Шулай ук җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне саклау да мөһим. Шул ук кибетләрдә, хезмәт күрсәтү учреждениеләре биналарында бүлмәләрне җилләтү, антисептиклар белән даими эшкәртү дә вируска каршы көрәштә төп таләп булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев