Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле райондашлар!

Якшәмбедә без авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу бәйрәм  кешелек дөньясының яшәешен тәэмин итүче иң фидакарь һөнәр ияләренә – игенчеләргә, терлекчеләребезгә рәхмәтебезне җиткерү өчен менә дигән форсат.
Әлки ягы – күп гасырлар буе туфрак эшкәртеп икмәк үстергән, көтүлекләр тутырып мал үрчеткән уңган, тырыш җир кешеләре төбәге ул. Уңдырышлы басулардан көзен мул уңыш җыеп алу өчен агроном һәм механизаторларыбыз ел әйләнәсе  тырышып эшли – җир сукалый, орлыкны туфрак куенына сала, ашлый, эшкәртә... Гәрәбәдәй алтын бөртекләр белән амбарлар тулгач, иркен сулыш алып куя игенче, аның күңелен горурлык били.
Терлекчеләр өчен дә яллар юк – малны бит һәркөн ашатырга, карарга, сыерларны савып, сөтен кулланучыларга озатырга кирәк. Терлекчеләр һәм савымчылар, ветеринарлар һәм зоотехниклар, ферма-комплекслар җитәкчеләре Татарстан табынында һәрчак сыйфатлы ит-сөт ризыклары булсын өчен күп көч куялар.
Рәхмәт сезгә, хөрмәтлеләребез! Районда соңгы елларда уңышлы эшләп киткән крестьян-фермер хуҗалыклар уңганнары, бер-бер артлы төзелгән эшкәртү предприятиеләре коллективлары, сезгә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ил өчен, халкыбыз өчен гаять кирәкле хезмәтегездә уңышлар телим! Тормышыгыз мул һәм имин, гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, гаиләләрегез бәхетле булсын иде.
Бәйрәм белән, уңганнарыбыз!

Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев