Әлки районы башлыгы Александр Никошин авыр тормыш хәлендә калган балаларга азык-төлек пакетлары тапшырды
Коронавирус таралуны чикләү белән бәйле чаралар аркасында районда 204 бала авыр тормыш хәлендә калган.
Болар күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче яисә әти-әниләре эшсез калган балалар. Аларга булышлык күрсәтү өчен районда “Балаларга бергәләп ярдәм итик!” акциясе игълан ителде. Район башлыгы Александр Никошин кичә Иске Матак авыл җирлегендә яшәүче 10 гаиләгә азык-төлек пакетларын үзе барып тапшырды.
Төрледән-төрле ярмалар, атланмай, ит, яшелчәләр, вафлидан торган ашамлык җыелмаларын гаиләләр рәхмәт сүзләре белән кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев