Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин элеваторда эшнең барышыннан канәгать калган

Район башлыгы Александр Никошин Базарлы Матак элеваторында булып, анда яңа уңыш икмәген кабул итүнең барышы белән кызыксынды.

Базарлы Матак элеваторы саклауга 85 мең тонна бөртек кабул итә ала. Бирегә яңа ашлык 22 июльдә керә башлаган. Беренче олаулардагы бөртек 22-24 процент дымлылыкта булган. Икмәк турыдан-туры киптерү агрегатларына озатыла.

Хәзер бодай 16-18 процент дымлылык белән керә. Элеватор җитәкчесе Рәис Хәмитов район башлыгына үзләренең яңа уңышны кабул итүгә тулысынча әзер булуын әйтә. Дөрес, хезмәтне тәүлек әйләнәсе тулы куәткә оештыру өчен эшче куллар әлегә җитеп бетми икән. Бирегә бит бөртекне дүрт районнан китерәләр .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев