Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлый

Халыкара өлкәннәр көне белән әлкилеләрне район башлыгы,район советы рәисе Александр Никошин котлады.

"Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Хөрмәтле пенсионерлар! Халыкара өлкәннәр көне белән иң җылы һәм ихлас теләкләремне кабул итегез. Бу бәйрәм буыннарның бердәмлеген һәм дәвамчанлыгын гәүдәләндерә, сезнең алда бурычлы булуыбыз хакында искәртә. Сезнең тормышыгыз бит—фидакарьлек, кыюлык һәм әхлаклылык, Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге. Күбегез сугыш чоры авырлыкларын кичергән, илебез азатлыгын яклаган, халык хуҗалыгын торгызуда бик күп көч куйган кешеләр. Гомер буе намуслы хезмәт итүегез, районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен олы рәхмәт сезгә, хөрмәтле өлкәннәребез! Сенең белемнәрегез, акыл һәм зирәклегегез, бай тәҗрибәгез бүген дә бик кирәк. Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклыйсыз, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен ышанычлы терәк, ярдәмчеләр булып торасыз. Районыбызның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында , балаларны һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә актив катнашуыгыз өчен дә сезгә бик рәхмәтлебез. Ә безнең бурычыбыз—сезнең турында даими кайгыртучанлык күрсәтү, тормышыгызны сыйфатлырак, тулырак, ямьлерәк итү.

Бүген лаеклы ялда булган һәм әле эшләвен дәвам иткән барлык өлкәннәребезне бәйрәм белән кайнар котлыйм. Һәммәгезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның яратуын һәм ихтирамын тоеп , бәрәкәтле һәм шатлыклы озын гомерләр кичерүегезне телим",-диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев