Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады
2474
0
“Күп еллар буе “Тынычлык! Хезмәт! Май!” шигаре астында билгеләп үтелгән бу бәйрәмнең хәзер исеме үзгәрсә дә, асылы шул ук калды.
1 Май – халыклар бердәмлеге, хезмәт тантанасы бәйрәме ул. Әлки ягы тырыш, уңган кешеләре белән дан тота. Районыбызда төрле милләт халыклары дус, бердәм булып яши, һәр тармакта матур күрсәткечләргә ирешеп хезмәт итә. Ә яз – авылда эшнең кызган чагы. Барлык хуҗалыкларда язгы кыр эшләре башланды. Игенче-механизаторларга авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар телик. Һава шартлары уңай килеп, басуларда мул уңыш үстерергә һәм аны югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын. Бүген чистарту-төзекләндерү эшләре өчен дә иң кулай вакыт. Өмәләр үткәреп, авылларыбызда чисталык һәм тәртип урнаштырыйк, агачлар, чәчәкләр утыртыйк. Якынлашып килүче олы бәйрәм – Бөек Җиңү көнен яхшы әзерлек белән каршы алыйк.
Хөрмәтле райондашлар! Һәркайсыгызны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихластан тәбриклим. Сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет, муллык-бәрәкәт, хезмәт күтәренкелеге, уңышлар телим. Илдә тынычлык, һәр йортта иминлек хөкем сөрсен!”–диелә район башлыгы котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев