Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы гомерлек тракторчы Рәхимулла Хисмәтовны 90 яшьлеге белән котлады

Бүген Чиябаш авылында яшәүче Рәхимулла Сәмигулла улы Хисмәтов үзенең гомер бәйрәмен – 90 яшьлеген билгеләп уза.

Аны юбилее белән котларга өенә район башлыгы Александр Никошин килде.
Рәхимулла ага гомере буе колхозда тракторчы булып эшләгән. 65 ел бергә яшәгән хатыны Гөлзәминә апа белән алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
Хәзер алар иркен, якты, зур өйдә кече уллары Җәүдәт һәм киленнәре Алсу тәрбиясендә кадер – хөрмәттә яшиләр.
Район башлыгы Александр Никошин Рәхимулла аганы юбилее һәм Корбан бәйрәме белән ихластан котлады. Аңа бәхетле картлык, сәламәтлек, озын гомер теләде, истәлекле бүләк тапшырды.
Теләкләргә Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин да кушылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев