Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Бүген – Социаль хезмәткәрләр көне.

Шул уңайдан әлеге һөнәр ияләрен район башлыгы Александр Никошин котлады.

“Халыкны социаль яклау бүлегенең бердәи, тату коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйм. Бүгенге шартларда сез, социаль хезмәткәрләр, җәмгыятькә бик кирәкле, игелекле эш башкарасыз – ятим балалар, караучысыз калган әби-бабайлар, тормышта авыр хәлгә юлыккан райондашлар турында кайгыртасыз. Еш кына шулай килеп чыга – сез ул-кызлары читкә китеп беткән өлкәннәрнең төп таянычына әйләнәсез: үз вазыйфаларын оныткан ата-аналарның балаларына күңел җылыгыздан өлеш чыгарасыз; кыенлыклар алдында калучыларга матди яктан булышасыз. Кыскасы, яклауга мохтаҗ кешеләргә дәүләт ярдәмен җиткерәсез. Үз эшегезне зур тырышлык, сабырлык белән, күңел җылысын кызганмый башкарганыгыз өчен олы рәхмәт сезгә. Бәйрәмегез белән котлап, һәммәгезгә  исәнлек, имин һәм бәхетле тормыш телим,–диелгән район җитәкчесе котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев