Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында ике спорт мәйданчыгы ачылды

Район үзәгенең Көнчыгыш һәм Лисенков урамнарында  спорт мәйданчыклары ачылды

Базарлы Матак елдан-ел үсә, зурая. Биредә яңа өйләр, яңа урамнар артканнан арта бара. Бүген район үзәгендә 69 урам исәпләнә.

 

 

Район үзәгендә йорт корырга теләүчеләргә бер проблемасыз җир кишәрлекләре бирелә. Ул урынга инде электр линияләре, газ, су алдан ук үткәреп куелган була.

Яңа өйләрне күбрәк яшь гаиләләр төзи. Димәк, бу урамнарда балалар да күп була. Әлеге урамнарда җыеннар үткәргәндә халык анда балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары булдыруны сорый.

Шунда яшәүчеләрнең теләкләрен искә алып, район үзәгенең ике яңа урамында спорт мәйданчыклары төзелде. Узган атнада алар тантаналы төстә ачылды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Көнчыгыш урамындагы спорт корылмасы инде “хуҗалары” – балалар хозурында. Ком түшәлгән волейбол мәйданчыгында  үсмерләр командаларга бүленеп ярыш та оештырып җибәргәннәр. Ә инде төрле спорт җиһазларында кечерәк балалар уйнап мәш килә.

Мәйданчыкны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп болай диде:

–Бүген, Физкультурачылар көне алдыннан файдалануга тапшырылучы бу спорт корылмасы олыларның да, балаларның да яраткан ял урынына әйләнсен, биредә һәркем үзенең күңеленә хуш килгән шөгыльне тапсын иде. Яңа спорт мәйданчыклары авыл җирен үстерүгә юнәлтелгән федераль программа нигезендә төзелде. Бер мәйданчыкның бәясе 2 миллион сум. Биредә волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнау, төрле спорт җиһазларында шөгыльләнү мөмкинлекләре тудырылган. Мәйданчык буш тормасын һәм андагы җиһазларны саклап, тәртиптә тотып файдалансагыз иде.

Урам халкы исеменнән Айгөл Зарипова чыгыш ясады.

–Безнең якта яшь гаиләләр, балалар күп. Балаларыбыз моңарчы башка урамнардагы спорт мәйданчыкларына йөреп шөгыльләнәләр иде. Инде хәзер ял вакытларын күбрәк  янәшәдә, әти-әниләре күз алдында үткәрерләр. Безнең гозерләргә колак салып, тиз арада шундый мәйданчык төзеткән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт,–диде ул.

 

Базарлы Матакның Лисенков урамында да нәкъ шундый мәйданчык тантаналы төстә файдалануга тапшырылды.

“Ләйсән” бассейны артындагы бу урамнар соңгы дистә елда барлыкка килде. Монда да яңа өйләр елдан-ел күбрәк төзелә. Илнур Юсупов, халык белән узган бер очрашуны искә алып:

–Балаларыбыз башка урамнардагы спорт мәйданчыкларын эзләп китәләр, алар өйдән еракта булганда күңел тыныч түгел, дигән идегез. Инде үзегездә  төзедек, рәхәтләнеп файдаланыгыз,–дип билгеләп үтте.

Ата-аналар исеменнән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре белән бергә  яңа үтенеч тә җиткерелде. Рәминә Сәлахова:

–Балалар хәзер кинәнеп спорт белән шөгыльләнерләр, моңа нык сөенәбез. Нәниләргә уен мәйданчыгы да төзелсә, бигрәк әйбәт булыр иде,–диде.

Халыкның бу соравы да игътибарсыз калмас, билгеле. Ә инде спорт мәйданчыгын ачу тантанасы барышында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең ... Ирдинкин җитәкчелегендә шөгыльләнүче волейболчы егет-кызлары бик матур уен күрсәттеләр.

 

Спорт белән мавыгучы яшьләргә зур мөмкинлекләр тудырыла. Район үзәгендә хәзер нинди генә спорт корылмалары юк. Әле боларга өстәп чаңгы базасы белән янәшәдә велосипедта йөрү юлы (велотрек) да төзеләчәк. Яңа спорт мәйданчыклары да ачылыр. Рәхәтләнеп шөгыльлән генә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев