Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матакның асыл егете Илнар Фәретдинов арабыздан мәңгегә китте

Кичә, 3 сентябрьдә, Базарлы Матакта яшәүче Илнар Фәретдинов вафат булды.

Аңа әле нибары 29 яшь иде.

Илнар чибәр, озын буйлы егет иде. Ул һәрчак ачык йөзле, мөлаем, аралашучан булды, дуслары күп иде.

Базарлы Матак урта мәктәбен 2008 елда тәмамлаган бу класста малайлар күп, барысы да үзләре шуклар, үзләре бик сәләтлеләр иде. Мәктәптән соң Илнар Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятенә укырга керде. Аны уңышлы тәмамлап, эшкә урнашты. Тырыш, хезмәт сөючән егетнең киләчәккә планнары зур иде. Әле бит аның тормышы башланып кына килә, алда күпме башкарасы эшләр, ачыласы серләр, мавыктыргыч дөнья иде...

Әмма авыр чир күп хыялларны челпәрәмә китерде. Илнар авыру белән булдыра алганча көрәште, бик күп дәвалау процедуралары, операцияләр кичерде, химия терапиясе курслары узды. Инде терелеп, эшли, гадәти тормыш белән яши башлаган иде. Ләкин мәкерле чир кабат баш калкытты...

Илнарны бүген туган авылы Базарлы Матак зиратында гүргә иңдерәләр. Туганнары, дуслары, классташлары аның белән хушлашырга җыелды. Урының оҗмахта булсын, Илнар! Синең турыдагы якты хатирәләр якыннарың, дусларың хәтерендә озак сакланыр.

Мәрхүмнең әти-әнисе Әнвәр һәм Рәминә Фәретдиновларның авыр кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев