Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы белән бәйле китаплар Татарстан Милли китапханәсенә тапшырылды

Бүген Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева Татарстан Милли китапханәсенә Әлки районы авыллары тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән бәйле китапларны тапшырды.

  Алсу Рөстәмовна басмаларны бүләк иткәндә  китапларның укучылар өчен, аеруча киләчәк буыннар өчен әһәмиятенә тукталды. Алпар, Яңа Камка, Мулла авыллары турында, читкә киткәннәр һәм бүгенге көндә яшәүчеләр хәтирәләре җыелган Алпар төбәге, Абдул Салман морзалары, “Без туганбыз Әлкидә” һәм башка авторларның шигъри җыентыклары, барлыгы 10 нан артык китап бүләк ителде.Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев басмалар өчен рәхмәтен җиткерде. Татарстан Милли китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. Биредәге һәрбер зал заманча итеп эшләнелгән. Татар халкының язма мирасына җәлеп итәр өчен 5 алфавиттагы 287 хәреф урнаштырылган зал,”Олы юл эзләре”, дигән татар халкының сирәк китаплар күргәзмәсе эшли.Теләгән һәркем бирегә килеп басмалар белән таныша, укый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев