Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бер хуҗалыкта игезәк бозауларны аның хөрмәтенә Наденька һәм Ванечка дип атаганнар

–Безнең авылларда хәзер сыерларның игезәк бозаулары туу гадәти хәл,–дип сөйли Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин.

  Бу икеләтә шатлыкның “сәбәпчесе” исә сөтбикәләр генә түгел, терлекләрне ясалма орлыкландыручы да икән. 
Надежда Рыжкова балачактан терлек-туарны яраткан. Мәктәпне тәмамлагач та ул фермага бозау караучы булып урнашкан, аннан соң сыерлар сауган. 
2009 елда Надежда “Хузангай” җәмгыятендә эшләүче хезмәттәше киңәше буенча терлекләрне ясалма орлыкландыручы һөнәрен үзләштерә. Хуҗалык базасында уку курслары уза, сертификат ала. Хәзер Надежда Ивановна фермада алдынгы ясалма орлыкландыручы гына түгел, үз эшенең бөтен тирә-юньгә танылган чын остасы. Иске Салман һәм Иске Тахталы авылларыннан тыш, аны күрше Спас районының Аграмаковка, Никольское, Ямбакты шәхси хуҗалыкларына да чакыралар. Чөнки Надежда Рыжкованың үз эшенең чын остасы  булуын, кулы җиңеллеген, кыенлыклардан курыкмавын, сыерның бозавы булсын өчен үзенә бәйле булганның барын да эшлисен яхшы беләләр.
–Берьюлы ике бозавы дөньяга килгән сыерның ничек сөенүен сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Күз алдыгызга китерегез, ул әле бер бозавын, әле икенчесен ялый, туңмасын-өшемәсеннәр дип тырыша. Ә үзенең күзләреннән мөлдерәп эре-эре яшьләр – шатлык яшьләре тама,–дип беркемне дә битараф калдырмаслык итеп сөйли бу хакта әңгәмәдәшем. 
Аның хикәяте бөтен барлыгыңны биләп ала, йомшак назлы тавышын тыңлыйсы да тыңлыйсы килә. 
Ясалма орлыкландыручы исәбен дә алып бара, аларның җирлегендә инде сигезенче тапкыр игезәк бозаулар туган. Ә бит мондый хәбәрне кайберәүләр бүтәннәргә белгертми дә, зур үрчемгә күз тиюдән куркалар. 
Иске Тахталыда үз хуҗалыкларында 13 сыер һәм ике зур тана асраучы Альбина Яковлева исә Изабелла һәм Любава исемле сөтбикәләренең икешәр бозау белән сөендерүләрен яшерми. 
–Наденька үз эшенең профессионалы гына түгел, ул бик ярдәмчел кеше дә, аңа мөрәҗәгать итсәң, беркайчан булышмый калмый. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, телефоннан шылтырату белән Айболитыбыз килеп тә җитә, сыерга бозауларга булыша, “баладан котылган” малны ничек дөрес карарга икәнлеген аңлата,–дип уртаклаша безнең белән стажлы фермер. 
Быел Иске Салманда яшәүче Радик Насыйбуллин  һәм Фәнис Шәфигуллин хуҗалыкларында да игезәк бозаулар туган. Яшь терлекләр инде ныгыган, үскән. 
–Элек сыерны үгезгә алып баралар иде. Әмма бу очракта терлекләргә төрле авырулар иярергә дә мөмкин. Аеруча лейкоз куркыныч. Ә хәзер бездә даруханәдәге кебек. Аерым кабинетыбыз, терлекләрне ясалма орлыкландыру өчен кирәкле барлык инструментларыбыз бар. Орлыкландыру өчен материал запасы да һәрчак кул астында. Орлыкны саклау өчен зарур булган азотны җирлек җитәкчесе белән бергә районнан алып кайтабыз,–дип сөйли белгеч. 
Надежда Ивановна – биш бала әнисе дә. Ире фаҗигале төстә үлгәч, балаларын берүзе аякка бастырган, укыткан, тормышта үз юлларын табарга булышкан. Кызлары әниләренең юбилеена бүләк ясарга булганнар – зур яңа өй төзегәннәр. Бу көннәрдә күпбалалы ана өй туе үткәрергә җыена, инде кухня гарнитуры да сатып алган. 
Менә шундый ул безнең бүгенге хикәятебез каһарманы: һәрчак малларга ярдәмгә ашыгучы менә дигән белгеч, сөйкемле, кайгыртучан әни, уңган хуҗабикә һәм бик матур ханым. Бер хуҗалыкта игезәк бозауларны аның хөрмәтенә Наденька һәм Ванечка дип атаганнар. Кызык бит?!
 


Белгеч фикере
Камил Хәйруллин, районның баш ветеринария табибы

Игезәкләр туу терлекчелектә уңай күренеш димәс идем. Андый очракта бит бозауның авырлыгы  20 килограммнан артмый. Бозауларга аеруча игътибар, җентекле тәрбия кирәк була. Шунысы яхшы, ясалма орлыкландыру нәтиҗәсендә сыерлар кысыр калмый, авырулар таралуга да юл куелмый. Хәзер районда ветеринария берләшмәсе каршында терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча дүрт пункт эшли: Түбән Әлкидә, Юхмачыда, Иске Алпарда һәм район үзәгендә. Шулай ук һәр авыл җирлегендә ясалма орлыкландыру белгечләре бар. 
Ни аяныч, безнең районда сыерларның 15-18 проценты лейкоз белән зарарланган. Бу ветеринарларны да, терлек асраучыларны да бик борчый. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы өч ел эчендә терлекләрдә лейкозны бетерү бурычын куя. Әлеге катлаулы мәсьәләне уңышлы хәл итү урыннарда ясалма орлыкландыру белгечләренең үз эшләренә җаваплы мөнәсәбәтенә дә бәйле. Бу җәһәттән мин Надежда Рыжкованың һәм аның хезмәттәшләренең эшен уңай бәялим. Сыер китергән һәр бозау – ул сөт, средстволар, ахыр чиктә авылларыбызның киләчәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев