Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бераз кимесәк тә, без күбәү әле

“Әлки хәбәрләре” район газетасы 2021 елның икенче яртысында 3872 данә тираж белән чыга.

Татар телендә газетаны 1997 кеше алдырса, рус басмасы 1875 әбүнәчебезгә киләчәк. Бу алдагы яртыеллыктан бераз кимрәк булса да, шактый саллы күрсәткеч.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! “Әлки хәбәрләре”нә язылуыгыз, газетабызга тугры калуыгыз өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Күпләрегез елның елында газетага теләп язылып килә. Шулай ук өндәгәнгә, үгетләгәнгә язылучылар да булгандыр. Газета журналистлары исә һәр санны сезнең өчен кызыклы, файдалы, бай эчтәлекле итеп чыгарырга тырышырлар.

“Әлки хәбәрләре” – республиканың район газеталары арасында иң күп укыла торган басма. “Татмедиа” акционерлык  җәмгыятенең күптән түгел узган яртыеллык эш йомгакларына багышланган җыелышында безнең редакция Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев