Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бүген җиде егетебез солдатка китте

Бүген, 25 июньдә, иртә сәгатьтән районнан җиде егетебезне хәрби бурычын үтәргә озаттык. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев һәм, билгеле инде, әти-әниләр иң җылы теләкләрен җиткереп фатыйха бирделәр.

Иртә таңнан хәрби комиссариат тирәсе гөр килә. Без солдатка чакырылучы егетләр белән аралашып алдык. Алар бертавыштан: “Үз теләгем белән китәм!”–дип торалар.  Хәзер инде армиядә тәртип урнаштырылды. Солдатлар кайнар нокталарга җибәрелми. Хезмәт итү, туклану шартлары яхшырды. Без моны Әлки районы шефлыкка алган Оренбург хәрби частендә дә күреп кайттык. Армия хезмәте бер елга гына калды. Шунысы да әһәмиятле, хәрби бурычын үтәп кайткан егетләргә күп урыннарда эш урыннары ачык.

Бүген солдатка китүче егетләр дә “үзебезнең” Оренбург частенә озатылырга тиешләр. Дөрес, моңа кадәр алар республика хәрби комиссариатында бик җентекле медицина тикшерүе үтәчәкләр.

Әлегә исә бераз моңсурак саубуллашу минутлары. Хәрби хезмәткә чакырылучы призывниклар автобус янына тезелеп баскач, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев аларны озатырга килгән әти-әниләргә, туганнарга мөрәҗәгать итте:

–Сез егетләр белән республика хәрби комиссариатында һәм тимер юл вокзалында тагын очраша аласыз әле.  Ә инде бер айдан районнан автобуслар белән аларның хәрби ант кабул итү тантанасына барырбыз. Борчылмагыз, алар хезмәт итәсе частьтә бик нык тәртип.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та җылы теләкләрен әйтте:

–Менә бүген тагын җиде егетебезне илебез иминлеген сакларга хәрби хезмәткә озатабыз. Бу үзе зур шатлык. Димәк, егетләребез сау-сәламәт, солдат булырга лаеклы. Мин аларга районыбыз исеменә тап төшермичә намус белән хезмәт итүләрен телим. Бер ел узар да китәр, исән-имин туган якка кайтып якыннарыгыз белән күрешергә язсын,– диде ул һәм солдат буласы егетләргә район җитәкчелеге бүләген – кул сәгатьләре тапшырды.

Андрей Романовны хәрби хезмәткә озатырга бик күп кеше җыелып килгән. Андрей Түбән Кәчидә туып үскән. Егетнең кәефе шәп, якыннарын да тынычландыра: “Барысы да яхшы булыр!” ди.

Югары Әлкидән Айрат Хәйруллин армиягә киткәнче югары белем алырга өлгергән. “Хәрби бурычымны үтәгәч, районга эшкә кайтам”,–дип тора. Әти-әнисе Марс белән Рамиләнең уллары белән горурланырлыклары бар.

Түбән Әлкидән Рамил белән Әлфия дә уллары Раилне ихлас теләкләр белән солдат хезмәтенә озаталар. Раил дә безне сөендерде әле: “Киләчәккә планым – авылга кайтып төпләнү”,– ди.

Менә автобусларга утырырга дигән команда яңгырады. Әниләрнең тагын күзләре яшьләнде. Кочаклашу, кул болгаулар, теләк-фатыйхалар... Дөньялар тыныч, имин булсын! Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп, тагын да ныгыган, чыныккан (возмужать) егетләребез тыныч хезмәткә кайтсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев