Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бүгенге тормышыбыз ямьле булсын, халкыбыз менә шулай бергәләп ярдәм итә алсын өчен барысын да эшләгән бабаларыгызны исегездә тотыгыз!

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын күптәнге традиция буенча Базарлы Матак үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле каршында тантаналы митинг белән билгеләп үттек. Мәйдан түрендә иң кадерле кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сабый чаклары дәһшәтле чорга туры килгән сугыш еллары балалары...

ФОТОРЕПОРТАЖ

...Бәйрәм иртәсе гадәттән тыш кызу булса да, “Үлемсез полк” рәтләренә кушылып, сугышта катнашкан якыннарының рәсемнәре белән Советлар Союзы Герое Степан Крайнов исемен йөрткән үзәк урам буйлап узарга теләгән йөзәрләгән кеше күпкә алдан килеп олы түземлек белән митинг башланганны көтте. Кемнәр генә юк иде “Үлемсез полк” колоннасы сафларында! Чәчләре агарып, инде үзләре күптән хезмәт ветераннары яшенә җиткән олы буын апа-абыйларның сугышта һәлак булган әтиләре портретларын бик тә кадерле ядкарь итеп саклаулары йөзләренә язылган. Алар әледән-әле күз яшьләрен сөртеп ала. Тиктормас яшьләр дә тынып калган, укучы балалар да гамәлләренең җаваплылыгын тоя..

Менә колонна сафларына район башлыгы Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәм башка җитәкчеләр килеп кушылды. Һәм йөзәрләгән кешене бер уй, бер теләк белән берләштергән “Үлемсез полк” акрын гына кузгалып китте. Хәрәкәт барышында аңа тагын кешеләр килеп кушылды. Алдагы еллар белән чагыштырганда быел Базарлы Матакта оешкан “Үлемсез полк” рәтләре күпкә арткан иде. Димәк, 1941-1945 нче елларда Туган илебезне яклап сугышкан, һәлак булган, хәбәрсез югалган йөзләгән, меңләгән әлкилеләрнең якты истәлеге аларның нәсел дәвамчылары хәтерләрендә яңарып, рухларына дога булып ирешкәндер...

Җиңү бәйрәме Нәби Дәүли исемендәге гиимназия укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж белән башланып китте. Аларны сәхнәдә “Әфганнан Чечняга кадәр” ансамбле чыгышы алыштырды. Мәдәният хезмәткәрләренең “Торналар” сәхнә күренеше, сугыш чоры җырлары бәйрәмгә килгән беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Тантаналы митингны ачып, район башлыгы Александр Никошин анда катнашучыларны олы бәйрәм белән котлады.

–Дөнья тарихында тиңдәшсез бу дәһшәтле сугышта безнең якташларыбыз да батырларча сугышты, авыр сынауларны лаеклы үтеп, Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Алты әлкиле Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Без бүген җиңүчеләр буынын олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Бу сугышта бөтен ил халкы катнашты – кем фронтта, кем тылда Җиңүгә үз өлешен кертте. Авыл халкы, үзе турында онытып, бөтен нәрсәдән баш тартып, көн-төн эшләде, фронтны кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен тырышты. Без бу турыда беркайчан да онытмаячакбыз!–диде Александр Федорович.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова җиткерде. Ветераннар оешмасының район советы рәисе Ришат Хәлиуллин:

–Кызганычка каршы, бүген сугышта катнашкан нибары биш ветераныбыз исән. Аларны кадерлик, саклыйк. Тылда фидакарь хезмәт куйган буынга рәхмәтле булыйк!–дип өндәде. Ә сугышта катнашкан райондашыбыз Лев Миндрюков, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, болай диде:

–Бүгенге тормышыбыз ямьле  булсын, халкыбыз менә шулай бергәләп ярдәм итә алсын өчен барысын да эшләгән бабаларыгызны исегездә тотыгыз!

Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг мәйдан аша оешма-учреждениеләр, махсус техника колонналары узу белән тәмамланды. Аннары бәйрәм Үзәк паркка күчте. Биредә күчмә музей оештырылган иде. Теләгән һәркем поход кухняда пешкән солдат боткасыннан авыз итте. Ә кичен 22.00 сәгатьтә, Җиңү көненә багышлап төнге күктә салют яңгырады. Мөгаен, бу минутларда һәрберебезнең теләге бер булгандыр: илебездә барысы да имин булсын, тынычлыкны үлем алып килүче бомба-снарядлар гөрелтесе беркайчан бозмасын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев