Әлки районы Чуаш Борнае авылында бүген яңа мәдәният йорты ачылды
.
Әлки районы Чуаш Борнае авылында бүген яңа мәдәният йорты ачылды.
Илле урынга исәпләнгән мәдәният учагы республика программасы буенча төзелде. Биредә авыл халкының ялын оештыру мәдәният чаралары үткәрү өчен барлык шартлар тудырылган.
Яңа бинаны сыйфатлы итеп “Строитель и К” җәмгыяте төзеде.
Борнайлыларны өй туе һәм Республика көне белән район башлыгы Александр Никошин, республика мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, башка кунаклар котлады.
Яңа мәдәният йортын ачу тантанасына бөтен авыл җыелган иде. Алар яңа клубта беренче конөертны карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев