Әлки районы Чуаш Борнае җирлегендә җыен уңайлы узды
Татар һәм Чуаш Борнае авылларында яшәүчеләрнең җыеннары уңайлы, җылы биналарда узды.
Көндез җыелыш Татар Борнае мәктәбе фойесында, кичке якта Чуаш Борнаеның яңа клубында үткәрелде.
Бераз алга китеп шуны әйтик: клуб директоры Елена Козыреваның үтенү-тәкъдимнәренә карамастан, Чуаш Борнаенда яшәүчеләр өс киемнәрен салмадылар, җылы клубта тун һәм пәлтәдән утырдылар. Менә бит, гадәт дигәнең нишләтә!
Җирлек башлыгы Илсур Зариповның ике авылда ике телдә чыгыш ясавы бик әйбәт булды. Тәҗрибәле җитәкче җыелышларга тырышып әзерләнгән. Илсур Гарифуллович язмаларына сирәк-мирәк кенә караштыргалап, халык белән күзгә-күз сөйләште, бер генә минутка да сүлпәнләнергә ирек бирмәде.
Үз чыгышын җитәкче проблемалы мәсьәләдән – халыкны су белән тәэмин итүдән башлады. Узган елда су системасын лицензияләү буенча күп эш башкарылган.
–Җәмгысе 1 миллион 55 мең сум акча тотып ике скважина казыттык. Район башлыгына рәхмәт, бу эшкә резерв фондыннан 300 мең сум акча бүлеп бирде. Хәзер су проблемасы хәл ителде, чөнки насос сәгать саен 6 кубометр су бирә,–диде Илсур Зарипов.
Ләкин су мәсьәләсе бөтенләй хәл ителмәде диючеләр дә табылды.
–Иске суүткәргечләр әледән-әле ватылып тора. Бәлки, тишек-тошык ямап азапланганчы, бер тапкыр яхшы итеп ясаргадыр аларны?!–диде Гөлсинә Гыйләҗева.
Аңа җавап итеп җирлек башлыгы җәйгә таба бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырга ышандырды.
Соңгы елларда районның якташлык җәмгыяте авылларда тормыш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертә. Әйтик, әлеге җирлектә урам юлларын норматив таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерүдә “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Әнәс Гатин булыша. Моның өчен авылдашлары аңа зур рәхмәт әйттеләр.
Җирлектә Андрей Еруслановның, Руслан Сутягинның, Юрий Ензаевның крестьян-фермер хуҗалыклары уңышлы эшли. Эшмәкәр Минсәет Сафинның да бу елга планнары зурдан: ул иркен итеп теплицалар төзегән, аларда ел әйләнәсе җиләк, яшелчәләр, тәмләткечләр үстерергә җыена. Җирлек башкарма комитеты җитәкчесе үз чыгышында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә Татар Борнаенда мәгърур һәйкәл төзүләрен дә әйтеп үтте. Ул яңа обелискны үзәк авылда да төзиячәкләрен хәбәр итте. Инде аның сызымнары да бар икән, ә авыл советы депутаты Андрей Ерусланов төзелеш эшләренә 100 мең сум акча да биреп куйган.
Ике авылда да җыенга килүчеләр дәшми-тынмый гына утырмадылар, авыл тормышын җайлырак итү буенча тәкъдимнәрен әйттеләр, мактадылар да, тәнкыйтьләделәр дә. Татар Борнае мәчете имамы Идрис Гыйниятов җирлеккә трактор биргән өчен район башлыгы Александр Никошинга рәхмәт әйтте. Хәзер мәчет картлары намазга теләсә кайчан йөри алалар икән. Чөнки күпләп яуган карны трактор белән тиз генә җыеп та алалар.
Кәшапов Фәһим озак еллар “Сельхозхимия” берләшмәсендә эшләгән, әмма җир пае алмаган.
–Бу бит гаделсезлек! Минем җирдә эшлисем килә, әмма җирем юк,–дип зарланды пенсионер.
Җир аның улына кирәк икән, анысы шәхси ярдәмче хуҗалык алып барырга тели. Район башлыгы, әгәр чынлап та эшкәртеп торсалар, 10 гектар җир алуда булышырга вәгъдә бирде.
Район ветеринария табибы Камил Хәйруллин терлекләрнең тоякларын чистарту, УЗИ-сканер хезмәтләренең бәясе турындагы сорауга җавап бирде.
Чуаш Борнаенда бертавыштан зират өчен җаваплы итеп Юрий Еликовны сайлап куйдылар. Ул үзенең җаваплылыгы һәм йөкләнгән эшне җиренә җиткерә белүе белән абруй казанган кеше.
Су хакында сорауны Чуаш Борнаенда да бирделәр.
–Югары урамда җәй көннәрендә су булмый. Хатын ачулана, сусыз бернәрсә дә эшләп булмый бит! Керен дә юа алмый ул, ашарга да пешерми,–дип кызуланып чыгыш ясады Валерий Яковлев. Аңа җавап итеп бу авылда яңа скважина казыласын әйттеләр. Моңа әзерлек башланган да инде.
–Амбулатория карталары ник югала?–дип мөрәҗәгать иттеләр Базарлы Матак үзәк хастаханәнең баш табибы Светлана Одушкинага. Ул ай саен 500 ләп амбулатория картасын дәвалау дөрес билгеләнгәнме икәнне тикшерү өчен Казанга алып китәләр, дип җавап бирде. Табибә шулай ук Цифрлаштыру елында барлык документларны, шул исәптән пациентларның карталарын да цифрлы форматка күчерәчәкләрен хәбәр итте.
Җыеннар ахырында ике авылдагы ФАП мөдирләре Рәсимә Гайнетдинованы һәм Гөлүсә Галиеваны бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев