Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Чуаш Кичүе авылы матур табигать кочагында ул-кызларын җыйды

Узган ялларда Чуаш Кичүе авылдашларын, якташларын җыеп истә калырлык очрашу оештырды. Авыл көне матур табигать кочагында, күп халык катнашында узды, күңелле тамашаларга бай булды.

Һәр авылда шундый чаралар оештырганда  актив кешеләр табыла. Читтә яшәгән якташларны җыеп, көндәлек эшкә чумган авыл халкын туплап бәйрәм үткәрү башлангычы белән шушы авыл кызы Роза Хәкимова чыккан.

Роза үзе 1975 елда мәктәпне (8 сыйныфны) тәмамлап авылдан чыгып киткән булган. Берара кайтып клубта да эшләгән әле. Аннан язмыш аны Ерак Көнчыгышта йөрткән, Зәй якларына китереп чыгарган. Шунда өч ул үстереп, аларны башлы-күзле итеп, үзе әле дә бик актив тормыш алып баручы эшмәкәр якташыбыз ул. Бүген Роза ханым тәрбиягә алган кызы белән яши икән.

–Хәзер бит авыл халкының тормышы мул, җитеш. Ә менә эчкерсез аралашу-күрешүләр сирәгәйде. Туган якка кайтып, Чуаш Кичүе җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллинга авыл бәйрәме үткәрү турында сүз кушкан идем, ул бу тәкъдимне хуплап алды. Оештыру эшләрендә бар яктан булышты. Бәйрәм үтәсе урынны чистарттырып куйды. Авылдашым Әмир Гыйзетдинов ярдәме белән мәйдан ясалды. Авыл халкы “кунаклар кайтыр” дип йорт тирәләрен җыештырды, матурайтты,–дип сөенеп сөйли Роза Хәкимова.

Аннан сүзен дәвам итеп болай ди:

–Авылдашларымны күбрәк урамда эш киемнәреннән күрә идем. Бүген барысы да авыл көненә бәйрәмчә киенеп килгәннәр, шат күңеллеләр. Бик куандым шунысына да. Бер күрешү – бер гомер, диләр бит. Исән чакта, мөмкинлек булганда шулай очрашырга насыйп булсын иде.

 

Бәйрәм, элеккеге гадәт буенча, гармуннарда уйнап башланып китте. Авылның гомерлек гармунчылары Рафаэль Вәлиуллин, Дамир Ваһапов өздерделәр генә дәртле матур көйләрне. Җанга ятышлы гармун аһәңе күңелләргә үтеп керде, бәйрәм күтәренкелеге тудырды.

Мәйдан түренә Зөфәр хәзрәт Гатин узды. Ул  хәер-фатыйхасын бирде, күп халык катнашындагы бәйрәмнең имин, тыныч узуын, авылдашларның сау-сәламәт булуын, ерактан кайтучыларның хәерле сәфәр кылуын теләп дога кылды.

Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин бәйрәмне оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен әйтте.

–Авылда элек күп эшләр күмәк башкарылган. Бергә-бергә эшләү дә, бәйрәм итүе дә күңелле бит,–ди җитәкче.

Аннан соң халыкны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде, һәркемгә күтәренке кәеф, бәйрәмнең күңелле узуын теләде.

Ә төп мәйданда җырлар тынып тормады. Монда авыл үзешчәннәре дә, район артистлары да осталыкларын күрсәтте, халыкның күңелен күрде. Заманында Чуаш Кичүе мәктәбен тәмамлаган Ринас Шиһапов башкарган җырларга кушылып бар мәйдан биеде.

 

Бәйрәмгә Әхмәт авылыннан, Йолдыз поселогыннан да килгәннәр иде. Алар бит бер җирлек, бер хуҗалык булып, бер мәктәптә укып туганнарча яшәгән халык.

Йолдыздан Илдар Чекушев  бәйрәм кунакларына башта гитарада уйнап җыр бүләк итте, аннан хромка гармунда патриотик көйләр яңгыратты. Халык аның чыгышын бик ошатты, гөрләтеп алкышлады.

Бәйрәмне авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Кыямова һәм Роза Хәкимова бик эчтәлекле һәм зәвык белән алып бардылар.

 

Менә мәйдан түренә авылның иң өлкән кешесе Габбас ага Зәйдуллин чакырылды, аңа хөрмәтләп бүләк тапшырылды. Унынчы дистәне ваклаучы Габбас абый әле дә бал кортлары тота, күзлексез газета укый, телевизор карый. Габбас ага безгә шагыйрә Бикә Рәхимованың бертуган абыйсы буларак та кадерле.

Шулай ук быел балалары туган, тәрбиягә сабыйлар алган гаиләләр, авылның тату, матур яшәүче парлары бер-бер артлы мәйданга чакырылды. Әйтик, Владимир һәм Нина Каргачевлар православныйлар зиратын карап, өмәләр оештырып тәртиптә тоталар. Ирек һәм Әлфия Шакировлар исә күп еллар дәвамында өлкәннәрне хөрмәтләп тәрбияләгән үрнәк гаилә. Аларга бар халык ихтирам белдереп кул чапты.

Чишмәләрне төзекләндерү эшенә җиң сызганып алынган Зөфәр Хатыйповка да бихисап рәхмәтләр яңгырады. Авылның активисты, тынгысыз күңелле, шәфкатьле шәхесе Румия Сингатуллина, курчак өе кебек хуҗалык тоткан уңган һәм үрнәк гаилә Николай һәм Жанна Каргачевлар шулай ук авылдашларыннан күп җылы сүзләр ишетте.

 

Әнә мәйданда бик кызыклы бәйге – “Озын толым” конкурсы бара. Күп кызлар, шулай ук өлкән апалар гүзәл затлар өчен мактаныч та, матурлык та булган озын толым йөртәләр икән. Бу бәйгедә җиңүче булып Мәрьям Шәйхетдинова танылды. Куе озын чәчләре биленнән узган Мәрьям ханым шушы авыл кызы, ул урта мәктәпне 49 ел элек тәмамлаган, хәзер Казанда яши.

Билгеле, капчык киеп йөгерү, йомырка салган кашыкны авызга кабып узышу, бүрәнә өстендә капчык белән “сугышу”, су тулы көянтә-чиләкләр белән тизлеккә ярышу кебек уеннар да кызды мәйданда. Чуаш Кичүенең яраткан спорт төре – волейбол бәйгесе дә бәйрәмнең күрке булды. Бу авыл халкы волейбол буенча гел осталык күрсәтә. Авыл көнендә өлкәннәр, яшьләр һәм урта буын ярышты. Яшьләр, студентлар командасы ышанычлы җиңү яулады.

Агачлар ышыгындагы зур өстәлләр артында кызлар бәйрәм кунакларын уха, пылау, кайнар чәй белән сыйладылар. Бәйрәмгә күп итеп бүләкләр алынган булган. Аларны рәхәтләнеп бар халыкка истәлек итеп тараттылар. Кайбер бәйгеләрдә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырылды.

Чуаш Кичүе бәйрәме күпме туганнарны, авылдашларны, сабакташларны очраштырды. Алга  планнар корырга, яңа матур эшләр тәгаенләргә этәргеч бирде, күңелләрне кузгатты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев