Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: чыршыларга бәяләр әллә ни үзгәрмәгән

Яшел чыршы, басып торчы...

Балалар да, олылар да бертигез яраткан бәйрәм якынлашып килә – тиздән Яңа 2022 елны каршы алачакбыз.
Бәйрәм көннәрендә һәр өйнең түренә яшел чыршы кереп кунаклый. Кемдер тартмага салып җыеп куйган җирдән ясалма чыршыны алып җыя, кемдер гомерлек гадәт буенча тере чыршы сатып ала. Өй эче ылыс исе, кышкы урман исе белән тула...
Районның баш лесничие Илсур Зәйдуллин әйтүенчә, сатуга чыршы һәм наратларны чыгарганнар инде. Аларны оешманың үзенә барып алырга мөмкин. Җомгадан башлап агачларны Базарлы Матак үзәгендә сатуга керешәчәкләр. Моның өстенә ылыслыларны Сушка, Юхмачы, Чуаш Борнае авылларында сатачаклар. Узган ел белән чагыштырганда бәяләр әллә ни үзгәрмәгән. Биеклеге бер метрдан артмаган агач 250 сум тора, иң биеге – 7-11 метрлысы 2550 сумлык. 
Кемдер рөхсәтсез-нисез генә урман гүзәлен кисеп алып кайтырга җөрьәт итсә, аңа 4 мең сумнан башлап административ штраф салырга мөмкиннәр. Шуның өстенә әле хокук бозу хакында беркетмә дә төзеләчәк, анысы өчен тагын 700-1000 сум акча түләргә туры киләчәк. Исегезгә төшерәбез: бәйрәм алды көннәрендә урманчылар полиция хезмәткәрләре белән берлектә “Чыршы” операциясен башлап җибәрәчәкләр. Аның барышында ылыслы агачларның сакланышы контрольгә алыначак. Узган елда закон бозучылар тотылмаган, бәлки алар булмагандыр да. Ә менә 2019 елда шундый ике чыршы карагына шактый суммада штраф түләргә туры килгән. Мөгаен, бәйрәмне алар бик озак хәтерләрендә тотарлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев