Әлки районы: дүрт районда җирләре булган “Хузангай” җәмгыятенә 33 авылдан килеп эшлиләр
“Хузангай” җәмгыяте – бүген республикада игенчелектә һәм терлекчелектә уңышлы эшләүче иң эре компанияләрнең берсе. Аларның дүрт районда 52 мең гектар сөрү җире бар. Берләшмәнең төп эш принцибы – кырдан алган уңышны, терлекчелектә җитештерелгән продукцияне эшкәртеп кибет киштәләренә озату. “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов белән алардагы соңгы яңалыклар, алга планнар турында сөйләшәбез.
–Евгений Михайлович, сүз башында ук мин Сездән сорамакчы идем – дүрт районда җирләрегез, мал-туарларыгыз бар. Шундый эре берләшмә белән идарә итүе ансат түгелдер?
–Билгеле, мин җитәкче буларак бу районнарның барысында да эшне тулысынча оештырып, контрольдә тота алмас идем. Шуңа да һәр хуҗалыкта, һәр тармакта җаваплы, үз эшләренең осталары булган җитәкче-белгечләребез бар. Үзебезнең районда безгә ышаналар, эшләребезне күреп, белеп торалар. Ә чит районнар белән эшли башлаганда безгә алар алдында да шул ышанычны яуларга кирәк булды. Беренче елларда техника җитеп бетмәү, эшчеләргә кытлык сизелде. Хәзер инде ул мәсьәлә акрынлап хәл ителә. Миңа җитәкчелек эшендә хөрмәтле инвесторыбыз, якташыбыз Иван Иванович Казанков һәръяклап ярдәм итә.
–Соңгы вакытта машина- трактор паркын да шактый яңарттыгыз, тулыландырдыгыз бугай?
–Эшкәртү җирләре арткан саен техника белән тәэмин ителешне дә кайгыртасы. Аннан тракторлар бит әле искерә, туза да. Яңартулар шул юнәлештә дә алып барылырга тиеш. Узган 2018 елда 14 берәмлек “Акрос” комбайны сатып алдык. Алты чәчү комплексы алынды. Тугыз берәмлек “Лемкен” сукалары, ике “МагДон” чапкычы, агулы химикатлар сиптергечләр (өч берәмлек – , печән, салам пресслау җайланмасы, автобуслар, К-744 тракторлары, йөк машиналарына төрле җайланмалар, җир эшкәртү агрегатлары белән техника паркын тулыландырдык.
–Евгений Михайлович, авыл хуҗалыгы техникасы якын килерлек түгел, кыйммәт бит әле...
–Шуңа карамастан, безгә быел байтак трактор-комбайннар сатып аласы була әле. Якын арада өч берәмлек К-744 тракторы алачакбыз. Шулай ук чәчү комплекслары, җир эшкәртү техникасы кайтарылачак. Билгеле, мондый күләмле яңарышларда безгә “Звениговский” җәмгыяте нык булышлык күрсәтә.
Отышлы культуралар күбрәк үстереләчәк
–Сез игенчелектән алган уңышны үзегез үк эшкәртеп сатасыз яисә терлекчелектә файдаланасыз. Болай эшләүнең отышлы булуы бәхәссез. Сезгә бу зур этәргеч бирәдер?
–Әйе, без үзебездә үстерелгән игенне, техник һәм ярма культураларын үзебез үк эшкәртергә дә тырышабыз. Бөртеклеләр онга, катнаш азыкка китсә, көнбагыштан май сыгыла, ярмалар эшкәртелеп сатуга озатыла. Ашлыкның үзебездән артканын бары “Звениговский”га гына сатабыз.
Узган ел 13 мең 700 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Шуның 5100 гектары районыбызда. Барлык басулар да туңга сөреп калдырылды. Хәзер 130 миллион сумга ашлама сатып алу буенча эшлибез. Кукуруз, көнбагыш орлыклары кайтарту җәһәтеннән килешүләр төзелә. Быел көнбагыш мәйданын тагын да арттырабыз. Ул бик отышлы культура.
Бездә алтын бәясе механизаторлар эшли
–Җирләребез 100 процент туңга сөрелде, дисез. Бу да быелгы уңышка ныклы нигез бит.
–Бүген инде туфракны тирән эшкәртүнең файдасын игенчелек белән шөгыльләнүчеләргә аңлатып торасы юк. Шуңа да без игеннәре суктырып алынуга кырларны сукалау эшенә керешәбез. Шөкер, “Хузангай”да бик тырыш, тәҗрибәле механизаторлар хезмәт куя. Мин шундыйлардан зур егәрлекле К-744 тракторчылары Александр Крылов, Вячеслав Илюхин, Солтан Галиуллин, Илгиз Гыйниятов, Фәнил Кашапов, Владимир Николаев, Александр Калугинны атар идем. Алар иртәнге дүрттән инде кырда булалар. Нормаларын 120-140 процентка җиткереп үтиләр. Менә бу егетләр өч атна чәчүдә эшләп, 70-80 шәр мең сум хезмәт хакы алдылар.
Кукуруз, көнбагыш культуралары үстерүдә уңган механизаторларыбыз Александр Иванов, Юрий Рыжков, Сергей Иванович һәм Сергей Евгеньевич Ермолаевлар хезмәте олы мактауга лаек. Әйтик, көнбагыш культурасының һәр гектарыннан был- тыр алар уртача 28 әр центнер уңыш җыеп алдылар.
Уңган-булган комбайнчыларыбыз да байтак. Мәсәлән, Владимир Смирнов, Сергей Николаев, Григорий Зварич, бертуган Петр һәм Сергей Фоминнар һәм башкалар уртак уңыш өчен җан атучы егетләребез.
Алар белән иңгә-иң торып эшләүче шоферларыбыз да – безнең горурлыгыбыз. Шундыйлардан Сергей Романов, Николай Ермолаев, Анатолий Яганев, Фәнил Закиров, Вячеслав Илюхин , Леонид Николаев, Николай Фомин, Григорий Худяков, Рафис Гәрәев, Николай Зинкинны атар идем. Ел әйләнәсе эшче-хезмәткәрләрне үзебезнең һәм күрше районнардан – барысы 33 авылдан ташып торуда эшләүче вахта автомобильләре йөртүчеләре Максим Соловьев, Валерий Филимонов , Валерий Советников, Рәис Минсабиров, Илшат Мингалиев, Илдар Галимов, Николай Александров, Николай Калмыковның төгәл һәм җаваплы эшләүләре өчен рәхмәтлебез.
Елның-елында райондагы 19 мең 343 гектар сөрү җирләреннән тотрыклы уңыш алып киләбез икән, бу олы хезмәттә баш агроном Юрий Льдиновның да өлеше бәхәссез. Ул Татарстанның атказанган агрономы дигән мактаулы исем иясе.
–Евгений Михайлович, урып-җыю чорында сезнең ындыр табагы умарта оясы кебек кайнап тора. Кырдан кайткан игенне тиешенчә чистартып, киптереп саклауга кую эшләре гаять оешкан төстә башкарыла.
–Басудан бит юешрәк ашлык та кайтырга мөмкин. Без берничә ел элек кенә тәүлегенә 2500 тонна бөртек киптерергә сәләтле, Франциядә җитештерелгән егәрлекле комплекс эшләтә башладык. Заводны хәтерләткән бу киптерү җайланмасы белән Константин Родионов һәм Илдус Гәрәев бик тә белеп эш итәләр.
Ындыр табагындагы хезмәтләрне оештыруда аның мөдире Людмила Яганеваның тәҗрибәсе зур. Ул “Хузангай” җәмгыяте оешканнан бирле шул эштә. Дөрес, аңа кадәр дә дистә елга якын элекке совхозда шушы тармакта хезмәт куйган.
Сыерлар саны 3 меңгә җитәчәк
–Соңгы елларда сез терлекчелек юнәлешенә дә уңышлы гына кереп киттегез.
–Күпләп мал-туар асрау безнең өчен яңа тармак саналса да, бу өлкәдә инде зур эшләребезне атарга була. 2018 елда “Хузангай”да 2000 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелде. Бу юнәлешкә 800 миллион сум инвестиция кертелде. Хәзер безнең 5 мең башка якын мөгезле эре терлегебез бар. Шуның 2720 се савым сыерлары. Былтыр 10 мең 437 тонна сөт җитештердек. 533 тонна ит реализацияләнде. 2018 елда 953 баш тана һәм сыер сатып алдык. Бу максатларда 49,7 миллион сум акча тотылды. 2020 елга сыерлар санын 3 мең башка җиткерергә ниятлибез. Бүгенгә 6 терлек корпусы, 8 саву залы, 4 бозаулар абзары, 3 силос-сенаж базы төзелде. Азык саклау склады төзелеше тәмамланды.
Терлекчелектә 80 дән артык кеше хезмәт куя. Малларны ашатуда тәүлек әйләнәсе диярлек зур тырышлык белән карусыз хезмәт куючы аталы- уллы Константин һәм Виктор Салюковларны аерым мактап үтәсем килә. Алар терлекләрне вакытында һәм сыйфатлы азык белән тәэмин итеп торалар.
–Сүз уңаеннан, катнаш азык үзегездә ясала бугай?
–Маллар өчен бездә һәр тәүлектә 100 әр тонна катнаш азык җитештерелә. Аның төп катнашмалары үзебездә эшләнә, ә микро һәм макро элементларны сатып алабыз. Катнаш азык җитештерүнең чын остасы Иосиф Дулатов. Ул эшләп чыгарган продукциянең үзебезнең ихтыяҗдан артканын Алексеевск районындагы терлек фермаларына да, “Звениговский”га да җибәрәбез. Былтыр 26 мең 269 тонна сыйфатлы катнаш азык җитештерелде. Бу 234 миллион 804 мең сумлык дигән сүз.
Әлки оныннан икмәк бик уңа
– Район үзәгендәге кибетләрдән сезнең ипине күпләр яратып ала. Аны өйдә пешкән күмәчкә охшаталар. Ипине сездә ничек шулай уңдыралар соң?
–Дистә елдан артык инде “Хузангай”ның үз пекарнясы эшли. Анда пекарня ачылганнан бирле диярлек Маргарита Пастухова һәм Оксана Николаева хезмәт куялар. Алар һәр көнне 500-600 кирпеч ипи, шулай ук өчпочмак, пәрәмәч, батон, төрле пироглар, сумсалар пешерәләр. Боларны үз ашханәбездә дә файдаланабыз, кибетләргә, “Звениговский” җәмгыятенә дә озатабыз. Монда пешкән камыр ризыкларына сорау һәрчак зур. Ә ипине үзебезнең басуларда үскән игеннән салабыз. Уңган тегермәнче егетләребез Сергей Перошин һәм Николай Пеняев тәүлеккә 4 тонна ак он тарттыралар. Былтыр алар 491,4 тонна югары сортлы ак он җитештерделәр. Бу 8 миллион 738 мең сумлык. Он төрле зурлыктагы капчык- ларга тутырып кибетләргә озатыла. Ә көрпәсе катнаш азык өчен файдаланыла.
Бездә хезмәт куючыларны өч тапкыр бушлай тукландыру оештырылган. Чәчү, урак өстендә ашханә кызлары аларны басуларга барып кайнар ашлар белән сыйлый. Җитештерү базасында хезмәт куючылар өчен ашханә эшләп тора. Аш-су осталары Марина Яганева, Ирина Маркова, Татьяна Синдирякова әзерләгән ризыклардан һәркем канәгать.
Гомумән, бездә һәр кеше үз урынында чын осталарча эшли. Менә минем янда сәркатиб хезмәтен башкаручы Татьяна Краснованы гына алыйк. Ул инде иртәнге 6 дан эш урынында. Көн әйләнәсе мең дә бер төрле хезмәтне җиренә җиткереп башкарырга тырыша.
Ә баш бухгалтерыбыз Елена Юманова, бухгалтер Валентина Фурасева, баш экономист Иван Кудряшов кулыннан күпме сан, акча уза. Исәп- хисап системасының тиешле югарылыкта торуы аларның үз эшләрен төгәл, пөхтә алып баруына бәйле.
...Былтыр бездә 500 миллион сумлык продукция җитештерелде. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 150 миллион сумга күбрәк. Ә агымдагы елда үсеш тагын да зуррак булыр. Чөнки шешәләргә су тутыру линиясен эшләтеп җибәрү планда тора, сыр-май заводы да зуррак куәткә эшли башлар.
–Евгений Михайлович, сөйләшү барышында без күп тапкырлар инвесторыбыз Иван Казанковны телгә алдык. Аның үз туган ягына карата мәхәббәте, кайгыртучанлыгы сок- ландыра.
–“Хузангай”ның бүгенге уңышлары, куәтле, тотрыклы хуҗалык булуының нигезендә Иван Иванович тора. Без аның белән даими элемтәдә, һәр яңа эшкә киңәшләшеп алынабыз. Ул безнең производствоны гына кайгыртып калмый, эшләүчеләрнең хезмәт шартлары, аларны кызыксындыру алымнары, торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә һәрдаим яңалыклар кертә. Былтыр бездә эшләүче 10 гаилә яңа өйле булды, быел тагын 20 йорт төзелә башлады.
Бездә хезмәт куючыларга айга ике тапкыр эш хакы түләнә. Хезмәт хакыннан тыш, биш килограмм ит һәм дүрт килограмм колбаса (һәркайсы килосы 5 сумнан) бирелә. Алда әйтелгәнчә, чит авыллардан килеп эшләүчеләрне вахта машиналары йөртә.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Евгений Михайлович. Хезмәтегездә яңадан- яңа уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев