Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы егете Тәлгать Хәйретдинов яңа җыр яздырган

Югары Әлкидә туып үскән Тәлгать Хәйретдинов музыкага гашыйк, шуның өстенә моңлы тавышка ия.

Ул Казан тирәсендәге бер бистәдә яши, йөк ташу белән шөгыльләнә. Һәм иҗат итү өчен дә вакыт таба. Ул республиканың танылган музыкантлары һәм аранжировщиклары белән хезмәттәшлек итә (Марат Мухин, Айдар Тимербаев, Тимур Ногманов).

Аның барлык җырлары да тирән эчтәлекле, тыңлаучының күңеленә үтеп керә, җылата да. Радиодан аның яңа музыкаль композицияләре яңгырый башлады. Бигрәк тә тыңлаучыларга “Гомерләр бирелә бер генә” дигән җыры охшады.

–Музыка – яраткан шөгылем, җырларымда туган ягымны, анда яшәүче якыннарымны сагыну сизелә. Әмма нинди булса да күңелле көй язырга да вәгъдә итәм, бәлки әле клип та төшереп булыр,–дип ышандыра Тәлгать Әхәт улы.

Көй чыгаручы якташыбызның җырларын укучыларга тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев