Әлки районы: Электр хәвефсезлеге
Уку елының соңгы чиреге тәмамланды. Мәктәпләрдә инде җәйге каникул башлана. Гадәттә җәен балалар һәм үсмерләр өйдә калалар яисә олылардан башка (алар бит эштә) урамда йөриләр.
Статистика күрсәткәнчә, нәкъ менә шушы вакытта электр тогыннан зыян күреп имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары аеруча еш күзәтелә. Моның сәбәбе – электр хәвефсезлеге кагыйдәләрен тупас рәвештә бозу. Балалар бит электрның, әйтик, тышсыз чыбыкның кеше өчен нинди куркыныч тудырырга мөмкин булуын аңламыйлар. Алар күбесенчә шул белмәүләре аркасында трансформатор подстанцияләре территориясенә һәм биналарына керәләр я булмаса югары вольтлы чыбыкларга сузылалар. Нәтиҗәсе – авыр җәрәхәт яисә үлем.
Ата-аналар балаларга электр белән эш итүнең иң гади кагыйдәләре, ишегалларындагы электр җайланмаларында яки урам буенча сузылган электрүткәргеч линияләрдә нинди куркыныч яшеренгән булуы хакында сөйләргә, электр хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын аңлатырга тиешләр. Әлеге кагыйдәләр мондый:
–балаларга олылар рөхсәтеннән башка электр приборларыннан файдаланырга ярамый;
–тышсыз электр чыбыкларына һәм ватык розеткаларга кагылмаска, электр приборларын үзең сүтмәскә һәм ремонтламаска кирәк;
–югары вольтлы электрүткәргеч линияләр баганаларына менәргә яисә алар астында уйнарга ярамый;
–электр җайланмалары территориясендә һәм электрүткәргеч линияләр янында селфи ясау, видео төшерү, бигрәк тә моның өчен электрүткәргеч линияләр баганаларына менү үлем куркынычы белән яный;
–җирдә ятучы өзелгән электр чыбыкларына ким дигәндә 8 метр якын килергә ярамый;
–трансформатор подстанцияләренә һәм электр җайланмалаоры куелган бүтән биналарга керергә рөхсәт ителми.
Кешеләрне электр тогы сугу куркынычы турында кисәтү өчен электр җайланмаларының тышкы ягына һәм коймаларга “Сак булыгыз! Югары көчәнешле ток” билгесе, “Менмә! Үтерә”, “Тукта! Көчле ток” дигән һәм башка табличкалар беркетелә.
Җирдә яткан, салынган яисә баганаларга тиеп торган электр чыбыкларына, электр щиты, трансформатор подстанцияләренең ишекләре ачык торуга яисә зарарланган булуга һәм электр челтәрләрендәге бүтән төзексезлекләргә тап булсагыз, авария турында кичекмәстән 88002000878 бушлай номеры яисә иң якындагы подстанциягә күрсәтелгән номер буенча шылтыратып хәбәр итегез.
Әгәр кеше электр тогыннан зыян күрсә, һәр очракта табиб чакыртырга кирәк!
А.З. Сәгъдиева,
Әлки район электр бүлү челтәрләре инженеры.
Моны белү мөһим!
Электр тогының төсе дә, исе дә юк, кешенең тәне аның белән турыдан-туры контактка кергәнче ул абстракт һәм хәвефсез булып тоела, ни белән янавын сиздерми. Электр тогының куркынычы да шунда, махсус приборлардан башка бу электр җайланмасында ток бармы, юкмы икәнен белеп булмый. Кеше электр җайланмасының ток йөри торган өлешләренә һәм көчәнеш астындагы изоляцияләнмәгән чыбыкларга кагылса, ул электр чылбырына тоташкан булып чыга. Көчәнеш тәэсире астында аның гәүдәсе аша электр тогы уза, һәм ул организмның нормаль эшләвен сафтан чыгара. Электр тогы суккач, йөрәк туктап калу, сулыш алуның туктавы һәм электр шогы нәтиҗәсендә кешенең гомере өзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев