Әлки районы: Гәрчә анда тумасам да...
Чирек гасырдан артык инде Әһлиуллиннар гаиләсе Урта Әлкидә яши. Бу вакыт эчендә алар авылдашлары өчен үз кешегә әйләнгән.
Катлаулы чорда туган авылларына әйләнеп кайтмаган, район үзәгенә яисә шәһәргә (андый мөмкинлек тә булган) күчеп китмәгән бу гаҗәеп гаилә белән якыннан танышу өчен без халыкта Китәнче дип аталучы авылга юл тоттык.
Рамил һәм Рәсинә Әһлиуллиннар Иске Камкада туып үскән. Әтнә совхоз-техникумын тәмамлаган Рамил Таһир улын 1992 елда “Ялкын” колхозына өлкән зоотехник итеп җибәрәләр.
- Хәтерлисезме, ул вакытта бит кадрларны юллама буенча эшкә җибәрәләр иде. Мин дә бирегә вакытлыча гына киләм дип уйладым. Туган авылымнан Урта Әлкигә эштән бирелгән ГАЗ-52 машинасында, ә кышларын әтинең Дулкын исемле атында бара идем. Шунда әти киңәше белән ветеринария институтына читтән торып укырга кердем, – дип хәтер йомгагын сүтә ул.
Бер елдан Рамил белән Рәсинә өйләнешергә булалар. Нигә сузарга? Бер-берсен мәктәп елларыннан ук беләләр. Озын буйлы чибәр егет инде армиядә хезмәт итеп кайткан. Сөйгәненең Венгриядән язган хатларын Рәсинә әле дә кадерләп саклый, вакыт-вакыт аларны алып кабат укый, һәр юлы анда ниндидер яңа, дулкынландыргыч сүзләр таба...
- Рамил белән безнең уртак сыйыатлар күп иде. Икебез дә биш балалаы гаиләләрдә үстек. Әтиләребез Таһир һәм Әнвәр тирә-юньгә данлыклы гармунчылар иде, алар катнашыннан башка авыл клубында бер генә чара да узмады. Өстәвенә, әтиләребез бик якын дуслар иде. Сөйгәнем һәрчак игътибарлы булды, бик еш чәчәкләр бүләк итте, – дип искә ала яшь ханым.
Кыз сорарга да авылның иң ихтирамлы, абруйлы кешеләре килгән. Болар – Талибулла һәм Гөлнур Әһлиуллиннар – Алма абый белән Алма апа. Никах укылганнан соң яшьләр 1 октябрь көнне авыл клубында язылышалар.
- Бик болытлы көн иде. Алда җиде УАЗ машинасы, артта КамАЗ авобусы барды. Өстебездә курткалар, резин итекләр. Күз алдына китерәсезме, иртәдән башланган яңгыр бер минутка да туктамады, урамда баткак. Шунда бер туганыбыз, туйда яңгыр яву әйбәт билге ул, никахыгыз бәхетле булыр, дип кәефне күтәрде. Дөрес, туй кыз ягында булганда көн ачылды, рәхәтләнеп урамда биергә, күңел ачарга мөмкин булды, дип хәтер сәхифәләрен актара әңгәмәдәшебез.
Әһлиуллиннар бер ел әти-әниләре белән яшиләр, аннан соң өлкәннәр район үзәгенә өлкән уллары Гамил гаиләсенә күченә. Яшь ир элеккечә “Ялкын” колхозына эшкә йөри, ә хәләл җәфете балалар бакчасында тәрбияче булып эшли (ул Чистай педагогика училищесын тәмамлый). Рәсинә һәрчак балалар яраткан, кияүгә чыкканчы ук әле туганнары һәм күршеләре кунакка я концертка барганда аңа үзләренең нәниләрен калдырып китә булганнар. Бер-ике сәгать Рәсинә апалары белән юанганда бала яңа рәхефләр яисә шигырь дә өйрәнгән, геометрик фигура, рәсем дә ясап куйган.
Гаиләне шатлыкка күмеп, 1994 елның августында уллары Раил дөньяга килә. Берсендә колхоз рәисе Таһир Абдуллин зоотехникны үз янына чакырып ала һәм аны Урта Әлкигә күченергә үгетли.
- Болай ике авыл арасында йөрү эш түгел. Син безнең күңелгә хуш килдең, колхозчылар да сине яратты, – ди аз сүзле Таһир ага.
Шул рәвешле ул яшь белгечнең язмышын хәл итеп куя, Рамилне берничә елдан соң үзен хуҗалык җитәкчесе итеп билгелиләр, ә Таһир ага белән алар якын дуслар булып калалар. Ул чагында хуҗалыкта 400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның 100 башы савым сыерлары була. Шулай ук сарык фермасы да эшли. “Ялкын”да 100 дән артык кеше хезмәт куя, контора гөрләп тора, урта мәктәптә 60 укучы белем ала. Анда берникадәр вакыт Рәсинә апа (авылларда укытучыларга әнә шулай дип ихтирам белән һәм яратып эндәшәләр) да укыта.
Әнә шулай искекамкалы Әһлиуллиннар Урта Әлки кешеләренә әйләнә. Алар Үзәк урамындагы таш колхоз өендә урнашалар. Бу урамны халыкта Котылдык дип атап йөртәләр. Күрәсең, бу әти-әниләреннән аерылып чыгып биредә йортлар салып кергән яшьләрнең күп булуы белән бәйледер. Янәсе, алар каенана-каенатадан “котылган”. Кызлары Зөһрә туганнан соң өйләрендә ремонт ясыйлар, мәйданын зурайталар, әмма нигезне дә, авылны да алыштырмый Әһлиуллиннар.
Тырышлыгын, җаваплылыгын күреп, 1999 елда Рамилне колхоз рәисе итеп билгелиләр. Авылда эшләүнең бөтен катлаулылыгын яхшы белгән рәис беренче чиратта хезмәт кешесенә, аның мәшәкатьләренә, проблемаларына игътибарны юнәлтә.
- Әгәр кешенең өендә барысы да яхшы булса, аның эшләре дә көйле бара. Мин үзем алтынчы сыйныфта укыганда инде атка атланып совхоз бахбайларын көтә идем, ә берничә елдан “Кызыл Байрак” директоры Хәлим Зөфәрович миңа сыерлар көтүне ышанып тапшырды. Гади механизатор һәм терлекче хезмәте турында мин үз тәҗрибәмнән беләм. Ә бит бөтен хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәсе бу кешеләрнең җаваплы хезмәтенә бәйле, – дип уртаклаша Рамил.
Менә шулай олыны олы итеп, кечене кече итеп авыл халкының мәхәббәтен яулый яңа җитәкче. Урта Әлки халкыгың гына түгел, аннан бер чакрымда гына булган Татар Суксуы кешеләренең дә. Бу ике авылда халык тату, зур, бердәм гаилә булып яши. Аларның сайлау участогы да ике авылга бер. Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенчә, 737 нче сайлау участогы белән Рамил Әһлиуллин инде 24 ел җитәкчелек итә. “Ул районда иң тәҗрибәле комиссия рәисе, эшенә җаваплы карый, төгәл башкара. Ул җитәкчелек иткән комиссия бөтен эшне билгеләнгән срокта, җиренә җиткереп үти. Сайлаулар анда бәйрәм кебек уза, халык тавыш бирүдә актив катнаша”.
2000 еллар башында илдә үткәрелгән реформалар колхозлар һәм совхозларның таралуына китерде. Әмма тырыш гаилә башлыгы, авыл кешеләренең гозерен тыңлап, хәләл җәфете ярдәме белән көндәлек кирәкле товарлар кибете ачып җибәрде. Беренче вакытта, әллә ни сату булмаганлыктан (хезмәт хаклары һәм пенсияләр вакытында түләнми иде бит, кайчандыр кайнап торган предприятиеләр һәм оешмалар да әкренләп ябылды), кибет билгеле бер сәгатьләрдә график буенча эшләде.
- Иртән сәгать 6 нчыда Ульяновск өлкәсеннән ипи китерәләр, авыл халкы эшкә киткәнче аны алып калырга тырыша иде. Аннары инде вагон-кибетне кичләрен генә ача идем. Товарны бик еш бурычка да алдылар – заманы шундый иде бит, – дип сөйли хуҗабикә.
Аннары балалар да товар кайтару, урнаштыру һәм реализацияләү белән шөгыльләнә башлыйлар. Кибет 16 ел дәвамында эшли, ул үзенә күрә авылның үзәгенә әверелә, кайчагында авыл советы функцияләрен дә үти. Сыерларга кайчан прививка ясыйлар, үзешчән сәнгать концерты буламы, дивидендлар бирәләрме – барын да биредә беләләр. Еш кына гаиләдәге аңлашылмаучылыкны хәл итүдә булышуны сорап, зарларын сөйләргә дә киләләр. Әһлиуллиннар һәркемне тыңларга, хәленә керергә, булышырга, аңларга, күңелен күтәрергә тырыша. Бервакыт хәтта аерылышу чигенә килеп җиткән гаилә дә мөрәҗәгать итә.
Җирне бөтен күңеле белән яратучы һәм аңлаучы, мул уңышка балалардай сөенүче, уңышсызлык килгәндә аны үз әрнүедәй кабул итүче Рамил абый үзгәртеп коруның аларның район күләмендә алдынгы булган, авыл хуҗалыгы культураларын игү технологиясе, туфракны эшкәртү сыйфаты тиешле дәрәҗәдә башкарылган, чәчү әйләнеше һәм кыр эшләре сроклары төгәл сакланган, терлекчелеккә зур игътибар бирелгән хуҗалыгын таркатуына чын йөрәктән борчыла. Халык гомер иткән хуҗалыгын, туган нигезен ташлап шәһәрләргә китә башлый.
Бәхеткә, 2008 елда авылда терлек симертү фермасы ачыла, анда үгезләр китерелә. Менә инде 12 ел Рамил Әһлиуллин ферма белән җитәкчелек итә, терлекләр белән эшләүнең бөтен нечкәлекләрен белә. Хезмәт эшчәнлегенең беренче елларында аңа малларны тукландыруның көндәлек рационын үзенә исәпләргә туры килсә, хәзер инде моның белән махсус программалар “шөгыльләнә”. Ә моноазык фураж бөртегеннән, кукуруздан, вакланган үлән һәм акбурдан тора. Бүген “КШ-Агро” фермасында аклы-каралы Канада токымлы 800 башка якын үгез асрала. Бирегә алты айлык бозаулар китерәләр. Ферма җитәкчесе һәм 10 терлекче күрсәткечләрнең кимүенә, терлекнең үлем-җитеменә юл куймыйлар. Тормыштан иртә китеп барган “Кызыл Шәрык” агрохолдингы җитәкчесе Айрат Хәйруллин Урта Әлки фермасы өчен һәрчак тыныч булуын, чөнки анда идеаль тәртип хөкем сөрүен гел әйтеп килгән.
Һәрчак шат күңелле, мәрхәмәтле йөрәкле, сөйкемле һәм ихлас ханымга да күңеленә яткан эш табыла – менә инде 10 ел Рәсинә авыл клубы белән җитәкчелек итә. Кышын клуб мәктәп бинасында эшли. Кабинетлар түгәрәкләр эше өчен файдаланыла, ә спортзалда кичәләр һәм зур бәйрәмнәр үткәрелә. Татар Суксуында һәм Урта Әлкидә халык моңга һәвәс, репетицияләргә җырчы хатын-кызлар гына түгел, иҗатка мөкиббән ир-атлар да йөри. Ир-егетләрнең спектакльләрдә уйнавына, сәхнәгә чыгарга оялмавына ничек ирешкәннәр, дисезме? Җавап гади – бу Рамил абыйның шәхси үрнәге. Ул җырлый да, гармунда да уйный, кирәк икән, Кыш бабай булып та киенә. Фәрит Фәйзуллин, Фәргать Зарипов, Таһир Абдуллин гаиләләре дә үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
- Һәр чарага Рәсинә Әнвәровна бик җентекләп әзерләнә, сценарийны бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып төзи. Шунысы да бар – сценарийларда ул үзе язган шигырьләрне дә куллана, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.
Кызлары Зөһрә дә шигъриятне ярата. Аның туган авылы, уңган авылдашлары турындагы шигырьләре “Без туганбыз Әлкидә” китабына да кергән. Абыйсы кебек үк, Зөһрә мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Казан кооператив институтына укырга кергән. Мөгаен, профессия сайлауга аның кибеттә эшләгән еллары да йогынты ясагандыр.
Раил берьюлы ике белгечлек алган: товаровед һәм юрист. Студент чакта ук иҗади күңелле, энергиясе ташып торган егет “Студентлар язы” фестивалендә, музыкаль каналларның телевизион бәйгеләрендә катнашкан, үзе язган җырларга клиплар төшергән, җәйләрен кабул итү комиссиясендә эшләгән. Актив егетне вузда күреп алганнар, эшкә чакырганнар. Хәзер Раил, институттагы төп эшеннән тыш, Россия кооперация университеты ректоры, район якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиеваның уң кулы да. Ул шулай ук Әлки районының Үсеш фонды белән дә җитәкчелек итә.
Кош оясында ни күрсә, очканда шуны эшли, диләр халыкта. Бу дөрес тә. Әти-әниләр – бөтен тормышыбыз дәверендә безнең белән бергә булып, безне тәрбияләүче, теге яки бу сыйфатларны сеңдерүче, дөньяга карашыбызны формалаштыручы кешеләр. Кайчандыр япь-яшь егет Таһир гармунда халык көен сузган, чибәр Зөлхәбирә яңгыравык тавышы белән җырлап аңа кушылган, аннары алар үрнәгендә барлык балалары да җырлый һәм уен коралларында уйный башлаган. Ә бу көннәрдә Раил һәм Зөһрә Татар мәдәнияте үсеше үзәге сәхнәсеннән китап тәкъдим итү бәйрәмен онлайн форматта алып бардылар. Ә бит зур аудитория каршында чыгыш ясау бик җаваплы гына түгел, дулкынландыргыч та. Зөһрәнең әле беренче курста гына укуын исәпкә алсаң, бигрәк тә.
Авыл хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәте, югары җитештерү күрсәткечләре өчен Раил Әһлиуллинга “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде. Югары бүләкне аңа район советының узган елгы йомгаклау сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм район башлыгы Александр Никошин тапшырдылар.
Җитәкче бу бүләкне терлек симертү хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренең уртак казанышы дип саный.
- Һәр эш – үзенә күрә чылбыр кебек, ахыргы нәтиҗә аның һәр буынының көйле эшләвенә бәйле. Безнең коллективта үз эшенә салкын караучы, әлән-сәлән эшләүче кешеләр юк. Терлекләр дә бит үзләренә ягымлы мөнәсәбәтне, игътибар һәм яхшы тәрбияне ярата, – дип йомгаклый сүзен әңгәмәдәшебез.
Мәкалә башында куелган сорауга җавап итеп, күңелгә шундый гыйбарә килә: “Урын кешене түгел, ә кеше урынны бизи”. Ерак 1996 елда вакытлыча гына эшләр өчен кечкенә авылга күчеп килгән Әһлиуллиннар күңелләренең матурлыгы, күркәм холыклары, ярдәмчел, хезмәт сөючән, тырыш булулары, бүтәннәр уңышына шатлана һәм авырлык килгәндә ихластан ярдәм итә белүләре белән халыкның ихтирамын яулаганнар. Рәсинә Әһлиуллинаның шигырь юллары да моңа аваздаш:
Бәхет үзлегеннән килми,
Ул бөртекләп җыела.
Башкаларны бәхетле иткән
Кеше бәхетле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев