Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Илнар Сибаев Дагыстан Республикасына алты айлык хезмәткә киткән

​​​​​​​Узган якшәмбедә район эчке эшләр бүлекчәсе коллективы хезмәттәшләре Илнар Сибаевны Дагыстан Республикасына алты айлык хезмәткә озатты.

 

Өлкән лейтенантны Татарстаннан читкә командировкага фатиха биреп, район полиция бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин болай диде:

–Дагыстанда һәм Чечен Республикасында хезмәт иткән әлкилеләрнең барысы да бурычларын намус белән үтәделәр. Сезнең өчен 180 тәүлек сизелмичә дә үтеп китәр дип ышанам һәм туган ягыбызга исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим.

Илнар Җәмил улы хокук саклау органнарында 15 елдан артык хезмәт куя. Шушы вакыт эчендә ул үзен максатчан, җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтте. Бүлекчәдә ул вакытлыча ябып тоту изоляторы начальнигы вазыйфаларын үти. Ә Дагыстанда корал буенча матди җаваплы зат итеп билгеләнәчәк. Әмма моңарчы Казанда бер атна укулар үтәчәк ул.

Өендә Илнар Сибаевны иң якын кешеләре – хатыны Рәсинә һәм икенче сыйныфта укучы кызы Эмилия түземсезлек белән көтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев