Әлки районы: Ипподром әзер – атларыгызны өйрәтегез
Район Сабан туена атлар чабышы өчен ипподром тулысынча диярлек әзер.
Менә ничә еллар инде Сабантуй бәйрәмендә атлар узышын махсус ипподромнан күзәтәбез. Бу урын төп мәйданнан да ерак түгел. Атлар чабышын тамаша кылу да бик җайлы – дистанциянең буеннан буена бахбайларның җилдәй җитез узышуын күзәтергә мөмкин.
Монда тамашачылар өчен түбәсе ябулы махсус трибуна да бар. Узышны чабыш юлы тирәли киртә буйлап тамаша кылучылар да күп була.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, ипподромны Сабан туена әзерләүдә идарә хезмәткәрләре, район ветеринария хезмәткәрләре күп тырышлык куйган. Шулай ук мәгариф учреждениеләре дә ярдәмгә килгән.
Бу көннәрдә ат чабышында катнашырга теләүчеләрнең исемлеге булдырыла. Быел да авыл атлары һәм ярымтокымлы атлар ярышлары узачак. Юртаклар (тарантаска җигүле) һәм чабышкылар ярышачак.
–Быел Сабан туйлары районнарда бер үк көннәрдә диярлек узганга, читтән килгән атлар ярышларда аз булачак,–ди Роберт Гадиев. –Шуңа да бәйгеләрдә күбрәк Әлки атлары узышын күзәтербез.
Узыш атлары белән Сабантуй бәйгесендә катнашырга теләүчеләр 21-7-20 телефоны аша языла ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев