Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Әнҗерә мәктәбенең һәр укучысына якташлары портфель бүләк итте

Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды. Шушы көннәрдә Иске Әнҗерә мәктәбендә белем алучы барлык балаларга портфельләр тапшырылды.

Укучыларга бу бүләкне якташлары, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов ясады.

 

Букчалар тапшыру мәктәп каршындагы мәйданда тантаналы төстә үтте. Үзе дә шушы авылда  туып үскән Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелегендәге район мәдәният йорты сәнгать осталары укучылар һәм укытучыларга, ата-аналарга күңелле  концерт күрсәттеләр.

Мәктәп директоры Рәмзия Газизова авылга һәм мәктәпкә һәрдаим ярдәм итеп торуы өчен Азат Мәҗитовка барлык авылдашлары исеменнән рәхмәт җиткерде.

–Сез мәктәпнең спорт залындагы тәрәзәләрне яңаларына алыштыруда булышлык күрсәттегез, мәктәп яны участогына теплицалар кайтартып куйдыгыз, укучылар өчен берничә комплект шахмат бүләк иттегез. Моңа кадәр күп кенә спорт җиһазлары, мәктәптә белем алучы һәр укучыга велосипедлар алып кайткан идегез. Бүген портфельләр бүләк итүегезгә дә һәр гаилә, һәр бала сөенә. Укучыларны мәктәпкә әзерләү ата-аналар өчен гаятъ чыгымлы бит,–ди мәктәп җитәкчесе.

Азат Илгизович исә:

–Без алдан уйлап җиткермәгәнбез, балаларга портфельләр генә түгел, уку кирәк-яраклары да сатып алырга иде. 1 сентябрьгә кадәр монысын да эшләрбез. Шулай ук мәктәп ашханәсенә кирәкле җиһазларны да кайтарачакбыз. Иң мөһиме, балалар әйбәт белем алсын, – дип, алга таба да мәктәпкә ярдәм итәргә ышандырды.

Төрле төсләрдәге өр-яңа портфельләрне кулларына алгач, малайлар һәм кызларның шатлыктан йөзләре балкыды.

Иске Әнҗерә мәктәбендә яңа уку елында 21 бала белем алачак. Шуларның дүртесе бер гаиләдән – Яңа Әнҗерә поселогында яшәүче, биш бала үстерүче Фәнил һәм Гөлнара Шәфигуллиннарның кызлары. Мин Венера, Нәзилә, Ландыш, Айзилә белән сөйләшеп тә алдым. Алар бүләккә бик куанганнар. Яңа уку елында “дүртле”, “бишле” билгеләренә генә укырга исәпләре. Шулай булсын, яңа букчалар – яхшы билгеләргә,  балалар белемгә баесын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев