Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Тахталы авылында туып үскән Виктор Белов районының шәрәфле гражданы булды

Иске Тахталыда туып үскән, хәзер Әлмәт шәһәрендә яшәүче, туган авылын һәрдаим кайгыртып, ярдәм итеп торучы Виктор Беловка “Әлки районының шәрәфле гражданы” дигән мактаулы исем бирелде.

 Виктор Белов ике ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Иске Тахталыда яңа чиркәү төзетүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.  Әлеге хатка Иске Тахталы халкы да имзаларын куйды. Президент кушуы буенча республика казнасыннан храм төзелешенә өч миллион сум акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә былтыр Иске Тахталыда чиркәү төзелеп бетте һәм эшли башлады.

Виктор Белов авылны төзекләндерү, юлларны яхшырту юнәлешендә дә кайгыртып йөри. Зур чаралар үткәргәндә дә ярдәм итә. Якташыбызны мактаулы исемгә ия булуы белән котлыйбыз. Алга таба да туган ягы, авылдашлары белән тыгыз элемтәдә яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев